ЗӘРГӘРЧЕЛЕК СӘНГАТЕ, гамәли бизәлеш сәнгате төре, асылташлар һәм бизәү ташлары кулланып, алтын, көмеш, бронза, бакыр кебек затлы металлардан сәнгать әйберләре җитештерү. Зәргәрчелек сәнгатенең төп техник ысуллары - җепкыр (челтәрле, беркетелгән һәм күпертмә җепкыр), бөртекләү, каралту, уеплау, чүкү (төймә), басма, асылташлар һәм пыяла белән кырлау. Зәргәрчелек сәнгатенең үзенчәлекле традицияләре үсеше Идел буе болгарларының VIII–XII йөзләрдәге эшләнмәләреннән алып XVIII йөз уртасы – XIX йөз ахырында иҗат ителгән классик үрнәкләргә кадәрге әйберләрдә чагылыш таба. Челтәрле җепкыр эшләүдә Болгар зәргәрләре осталарына тиңдәшләр булмый. Зәргәрчелек сәнгатенең җәүһәрләре – алтыннан һәм көмештән эшләнгән, томшыгына бөртек капкан үрдәк сынлы чигә асылмалары (X–XII йөзләр), Болгар муенсалары, беләзекләре, алкалары, «Мономах бүреге», кечкенә бөти савытлары формаларының нәфислеге һәм бик оста эшләнүләре белән аерылып торалар. Зәргәрчелек сәнгатенең Казан ханлыгы дәверенә караган күренекле үрнәкләре: атаклы «Казан бүреге», бил каешы каптырмалары, Коръән савыты Мәскәүдә Кораллар палатасында саклана. Алар, беркетелгән һәм челтәрле җепкыр, каралту, үтәли кисү ысуллары белән эшләнеп, асылташлар белән кырланганнар.
XVI йөзнең 2 нче яртысыннан, Казан ханлыгы дәвере сәнгать традицияләре сакланган хәлдә, татар зәргәрчелек сәнгате Казан артының эре татар авылларында үсешен дәвам иттерә. XVIII йөзнең 2 нче яртысында–XIX йөз уртасында ул иң югары үсешкә ирешә. Зәргәрләр тарафыннан эшләнгән бизәнү әйберләре татарларда гына түгел, рус, башкорт, удмурт, мари, чуаш, казакъ һәм үзбәкләр арасында да популярлык казана. Аларның күбесе – бил каешы каптырмалары, яка асылмалары, изү, хәситә, зиннәтле төймәләр кием-салымның мөһим өлеше булып торалар.
Осталар алтын, көмеш, кайбер очракларда бакыр һәм аларның эретмәләрен кулланалар. Татарларда катлаулы техник ысуллар (мәсәлән, җепкыр һәм бөртекләү) кулланып, югары сәнгать дәрәҗәсендә эшләнгән бизәмәләргә өстенлек бирелгәнгә күрә, аларда зәргәрчелек кәсепчелек рәвешендә таралмый. XVIII йөздә – XX йөз башында зәргәрчелек сәнгате традицион нәфис һөнәрчелек кысаларында Казанның Иске Татар һәм Яңа Татар бистәләрендә, хәзерге Арча, Саба, Мамадыш, Лаеш районнарына кергән авылларда үсеш ала, ул төбәкләрдә чәчәк ату чорын кичерә. Зәргәрләрнең остаханәләре Әстерхан, Касыйм, Уфа, Оренбург, Троицк, Богырыслан шәһәрләренең татар бистәләрендә, шулай ук Кама аръягының көнчыгышындагы, Урал алды төбәгендәге авылларда да таралыш ала. Авылларда, гадәттә, зәргәрчелек һөнәре белән крәстияннәр кыр эшләреннән бушаган вакытта шөгыльләнәләр.
XIX йөз ахырыннан традицион зәргәрчелек сәнгате акрынлап сүрелә башлый. Нәфис формалы һәм эшләнешле әйберләрне фабрикалар җитештергән модалы эшләнмәләр кысрыклап чыгара. Совет хакимияте елларында зәргәрләр кулак катлавына кертелә, аларның күбесе борынгы һөнәрдән баш тартырга мәҗбүр була. Шулай да Казан артындагы (Коллар, Арча янындагы Мөндеш, Саба районындагы Тенеки, Эзмә, Килдебәк), Татарстанның көнчыгыш районнарындагы кайбер авылларда халык осталары заказлар буенча сугыштан соңгы елларга кадәр эшлиләр, алар гади формалы алкалар, беләзекләр, йөзекләр ясыйлар. 1950 еллар башыннан татар зәргәрчелек сәнгатендә яңарыш процесслары күзәтелә. 1960 елларда Казан өйдә эшләүче һөнәрчеләр комбинатында һәм Саба районы шәһәр тибындагы Шәмәрдән посёлогында җепкыр ысулы белән стильләштереп татар сувенир эшләнмәләрен - беләзекләр, йөзекләр, каралту ысулы белән традицион бизәмәләр эшләү җайга салына. Казанда зәргәрчелек белән Кострома өлкәсенең Красное авылында укып-өйрәнеп кайткан рәссамнар коллективы (С.В.Ковалевская-Шәкүрова, Р.Әлминов, Р.Нуриев, Л.Хисамиева) шөгыльләнә. Ләкин 1980 еллар башында остаханәләр ябыла һәм зәргәрчелек сәнгате традицияләре электән килгән бизәмәләрнең хәзерге формаларын тудыручы профессиональ рәссамнар (Ковалевскийлар гаиләсе, И.Фазылҗанов, Ә.Шәмсетдинов, Е.Бакакин, И.Васильева, Т.Соловьева) иҗатында дәвам иттерелә.