БОЛГАРЛАР, урта гасырларда Көнчыгыш Европада яшәгән төрки кабиләләрнең җыелма атамасы. Иң элек тарихчы Приск Панийскийның 463 елга караган язмаларында телгә алыналар. Килеп чыгышлары Үзәк Азиядә һәм Көньяк Себердә яшәгән, үз җирләреннән жуаньжуаньнар (аварлар) басымыннан соң күченеп киткән огур кабиләләренә бәйле дип фаразлана. V–VI йөзләрдә бу кабиләләр утигур һәм кутригур кабиләләре белән бердәмлек оештыра. VI йөзнең 2 нче яртысында утигур һәм кутригур кабиләләре Дунай белән Карпат таулары арасында үз каганлыкларын төзегән аварлар тарафыннан буйсындырыла. 576 еллар тирәсендә Төньяк Кавказда яшәгән болгарларны Төрки каганлык басып ала. Төрки дәүләтләр чигендә гомер иткән огур-болгар кабиләләре озакламый унногундур кабиләсенең Дуло ыругы тирәсендә берләшә. 635 елда бу кушма кабиләләр Кубрат хан җитәкчелегендә Бөек Болгар дәүләтен төзиләр. 7 йөз ахырында болгар кабиләләрен хәзәрләр яулап ала. Болгарларның бер өлеше Дунай елгасы буйларына күченә, икенче өлеше Паннония белән Төньяк Италия җирләрендә урнаша, өченче өлеше соңрак Урта Идел буйларында төпләнә, һәм анда Идел буе Болгар дәүләте оештырыла.
Ул Шәрекъ илләре белән якын элемтә урнаштыра, 922 елда рәсми рәвештә ислам динен кабул итә. Урта гасырларда биредә шәһәрләр барлыкка килә, шәһәр тибындагы мәдәният үсеш ала башлый, аерым диалектларны берләштергән бердәм сөйләм теле формалаша. 1230–1240 елларда Идел буе Болгар дәүләтенә берничә мәртәбә монголлар һөҗүм итә һәм 1240 еллар башында аның биләмәсен Алтын Урдага кушуга ирешәләр.