ӘСТЕРХАН ХАНЛЫГЫ (1460–1556 еллар), урта гасырлар татар феодал дәүләте. Алтын Урда дәүләте таркалу дәверендә, 1460 елларда барлыкка килә. Мәхмүтнең улы Әбделкәрим вакытында мөстәкыйль дәүләт булып әверелә. Башкаласы - Хаҗитархан шәһәре. Биләмәсенә Түбәнге Идел буе һәм Каспийның төньяк-көнбатышындагы өлешчә дала як һәм уң яр буе төбәкләре керә. Төп халкы татарлар һәм нугайлар; алар күчмә тормыш алып баручы аксөякләргә (хан, солтан, әмир, бәк, морзалар) һәм салым түләүче кара халыкка бүленә. Халкының төп шөгыле күчмә терлекчелек, һөнәрчелек һәм сәүдә итү була. Хан диван ярдәмендә идарә итә. Хәрби хезмәттә торучы аксөякләр һәм дин әһелләре үз вазифаларын үтәү һәм үз җир биләмәләре кереме исәбенә яшиләр. Дәүләт дине - ислам.
Әстерхан ханлыгы Казан ханлыгы, Рус кенәзлекләре сәүдәгәрләренең Урта Азия, Кавказ арты илләре һәм гарәп илләре белән алып барган сәүдәсеннән берникадәр керем алган. XVIйөз башында ханлык эшләренә Кырым ханнары, нугай бәкләре тыкшына. Әстерхан ханнары Казан ханлыгына Рус дәүләтенә каршы көрәштә ярдәм итәләр, нугайлар һәм Кырым татарлары рус җирләренә яу чапканда катнашалар. Казан ханлыгы Рус дәүләте тарафыннан яулап алынганнан соң (1552 ел), Нугай Урдасы белән Әмтерхан ханлыгында русларга йөз тотучы көчләрнең йогынтысы көчәя. 1554 елда рус гаскәрләре, нугайлар белән берлектә, Хаҗитарханны ала. Ямгурчыны тәхеттән төшереп, Дәрвиш Галине хан итеп билгелиләр. Кырым ханлыгының ярдәменә карамастан, 1556 елда стрелецлар һәм казаклар гаскәре Хаҗитарханны басып ала һәм Әстерхан ханлыгы Рус дәүләтенә буйсындырыла.
Ханнар:
Мәхмүд (1460–1470 еллар)
Касыйм (1470–1508 еллар)
Габделкәрим (1508–1514 еллар)
Җанибәк (1514–1521 еллар)
Шәех Әхмәд (1521–1525 яки 1528 еллар)
Касыйм (?-1532 еллар)
Исламгәрәй (1531–1532)
Ак Күбәк (1532–1533, 1545–1546, 1550–1551 еллар)
Габделрахман (1533–1537, 1539–1545 еллар)
Ямгурчы (1546–1550, 1551–1554 еллар)
Дәрвиш Гали (1537–1539, 1554–1556 еллар)