БРОНЗА ГАСЫР, энеолитны алыштырган тарихи дәвер; бу дәвердә бронза металлургиясе барлыкка килә, барлык эш һәм сугыш кораллары, бизәнү әйберләре бронзадан җитештерелә башлый (безнең эрага кадәр IV – Iмеңьеллыклар). Әүвәлге, урта һәм соңгы бронза дәверләренә бүленә. Бронза гасыры төшенчәсен фәнни әйләнешкә беренче булып 1813 елда Дания тарихчысы В. Симонсенкертә.
Бронза - бакырның мышьяк, аккургаш, кургаш, сөрмә белән катнашкан эретмәсен тәшкил итә, ул тиз эрүчән металл. Бронза үзенең эрү, тутыгу, механик һәм технологик үзенчәлекләре белән саф бакырдан гаять өстен тора. Салкын килеш чүкелгән бронзаның катылыгы исә чыныктырылмаган корыч катылыгына якынлаша. Россиядәге әүвәлге һәм урта бронза гасыры культуралары истәлекләрендә табылган беренче ясалма эретмә мышьяк катнаш бронза була. Идел-Урал төбәкләрендә бронза кою өчен чимал булып җирле бакыр катнаш комташлар кулланыла. Бронза гасырында һәм аннан соңрак чорларда бакырның хәзерге Кукмара, Лениногорск районнарында, Оренбург өлкәсенең Татар Каргалысы авылы янәшәсендә, Кама буеның Көңгер төбәгендә чыгарылуы билгеле.
Бронза гасыры терлекчелекнең үсүе, примитив игенчелек барлыкка килү, җәмгыятьнең социаль яктан катлаулана баруы, ыруг-кабилә инанулары булган тотемизм, кояш, ут, баба культларының таралуы, миграция процессларының көчәюе, сугыш коралларының камилләшүе белән үзенчәлекле. Бу дәвердә мөстәкыйль җитештерү өлкәсе буларак һөнәрчелек тармагы аерылып чыга (металлургия, чүлмәкчелек), сугыш һәм эш кораллары эшләү технологиясе катлаулана.
Бронза гасырына нисбәтле археологик истәлекләр Татарстанның барлык районнарында диярлек табыла. Татарстан территориясендә соңгы бронза гасыры дәверендә Буралы курган культурасы, Баланово культурасы, Чиркәскүл культурасы кабиләләре яшәгән.