Калдыклар каталогы – ул калдыкларның кодка салынган тасвирламалары җыелмасыннан торган мәгълүмати-белешмә документы. Каталог калдыкларны утильләштерү һәм ташуның куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен һәм шулай ук табигатьнең чисталыгын саклауның экологик принципларын бозмый торган шартлар тудыру өчен булдырылган.
Классификациядә калдыкларның килеп чыгышы (хайван, үсемлек, коммуналь-көнкүреш калдыклары, минерал, химик калдыклар); матдәнең агрегат халәте һәм физик формасы (блоклар, йомычка, ягулык сыеклыклары); чималның барлыкка килүе, химик составы, табу технологияләре; экологик куркынычы тасвирлана.