Чистарту – атмосферадагы, судагы, чималдагы һ.б. чит һәм кирәкмәс матдәләрне юк итү ул. Шулай ук каты, сыек һәм газсыман калдыкларны әйләнә-тирә мохитне пычрата торган зарарлы кушылмалардан, ягъни кирәкмәс компонентлардан азат итүне дә чистарту дип атыйлар.
Чистарту үткәрү өчен, анализ ясарга кирәк. Нәтиҗәләр нигезендә сыйфатны тиешле нормаларга китерә торган технологик процесслар уздырыла. Мәсәлән, суны чистартканда, үтә күренмәлеләндерү, зарарсызландыру, тимердән чистарту, йомшарту, озон белән эшкәртү, минералсызландыру, газсызландыру, төрле үзенчәлекле ингредиентлар өстәү һ.б. үткәрелә.