Экология

Газсызландыру

Газсызландыру – ул, газсызландыру эремәләре кулланып, махсус техник чаралар ярдәмендә объектлар һәм җир өслекләрендәге агулый торган матдәләрне бетерү яки нейтральләштерү.

Газсызландыруның төп ысулы – физик-химик ысул. Ул сыеклыклы һәм сыеклыксызга бүленә. Сыеклыклы ысулда пычранган өслекләр газсызландыра торган матдәләр белән эшкәртелә. Сыеклыксыз ысулда пычранган өслекне җылылык машиналарының кайнар газ агымы белән эшкәртәләр, бу агулы матдәләрнең парга әйләнүен тизләтә.Яки агулы матдәләрне үзләренә сеңдерә торган сорбентлар (порошоклар) кулланыла. Газсызландыру өлешчә һәм тулы була.

Урынны газсызландыру өчен туфракның өске катламын кисеп алалар, агуланмаган грунт белән каплыйлар яки агач һәм башка түшәмәләр салалар. Мондый эшкәртү саклану чараларыннан башка бу урында булу яки эшләр башкару мөмкинлеге бирә. Газсызландыру шулай ук табигый юл белән дә үтәргә мөмкин.