Экология

Дезактивлаштыру

Дезактивлаштыру – ул нинди дә булса өслектән яки, кеше организмын да кертеп, нинди дә булса тирәлектән радиоактив матдәләрне бетерү.

Дезактивлаштыру өлешчә һәм тулы була.

Радиоактив матдәләрне пычранган өслекләрдән, мәсәлән, су сиптерә торган машиналар ярдәмендә көчле су агымы белән, югары температуралы парлы-сыекчалы агым яки югыч матдәләр эремәләре белән юып төшерәләр. Аларда комплекс барлыкка китерүчеләр бар, алар радиоактив кисәкчекләрнең буялган өслекләргә үтеп керүенә комачаулый.

Грунтның пычранган катламы алына. Каты өслекле юлларны махсус эремәләр белән юалар. Тузан ясалу нәтиҗәсендә икенчел пычрануны булдырмас өчен, урынның участоклары тузан баскыч составлар белән каплана. Суны дезактивлаштыру өчен фильтрлау, куу кулланыла. Дезактивлаштыруның тулылыгын тикшерү дозиметрик приборлар ярдәмендә башкарыла. Объектлар өслегенең радиоактив пычрануын тиешле нормаларга кадәр киметү шулай ук радиоактив матдәләрнең табигый таркалуы нәтиҗәсендә дә булырга мөмкин.