Экология

Зарарсызландыру

Зарарсызландыру – объектларның куркыныч матдәләр (радиоактив, куркыныч химик, бактериаль чаралар) белән пычрануын рөхсәт ителгән нормаларга кадәр киметү. Зарарсызландыру газсызландыру, дезактивлаштыру, дезинфекцияләү һәм шулай ук халыкны санитар эшкәртү юлы белән башкарыла.

Зарарсызландыруның берничә ысулы бар: физик, химик, катнаш (физик-химик) һәм термик (термохимик). Моннан тыш, зарарсызландыруның сыеклыклы һәм сыеклыксыз ысулларын аералар. Ысул сайлау пычраткыч матдәгә һәм аның агрегат халәтенә бәйле.