Экология

Пестицидлар

Пестицидлар – зарарлы бөҗәкләрне, кимерүчеләрне, чүп үләннәрен, үсемлек һәм хайван авырулары тудыручыларны юк итү өчен кулланыла торган химик матдәләр. Пестицидлар кеше сәламәтлегенә зыян салырга мөмкин. Аларны минималь күләмдә, төгәл инструкция буенча һәм химик саклау чараларын биологик чаралар белән алмаштырып булмаган җирдә генә кулланырга кирәк.

Пестицидлар, нәрсәгә каршы юнәлдерелгән булуларына карап, классларга бүленә. Инсектицидлар – бөҗәкләрне (мәсәлән, кырмыскаларны) юк итү өчен, гербицидлар – чүп үләннәрен (мәсәлән, балтырганны) юк итү өчен, ә фунгицидлар үсемлекләрне гөмбә авыруларыннан һ.б. саклау өчен кулланыла.