Экология

Гербицидлар

Гербицидлар – үсемлекләрнең билгеле бер төркемнәрен, еш кына кыр культуралары чәчүлекләрендәге чүп үләннәрен юкка чыгара торган химик препаратлар.

Тоташ тәэсир итүче гербицидлар барлык үсемлекләрне юкка чыгара. Авыл хуҗалыгында алар кулланылмый, ә бары тик тимер юлларны чистарту өчен, төзелеш мәйданчыкларында һәм автомагистральләр янында гына файдаланыла. Сайлап тәэсир итүче гербицидлар билгеле бер үсемлекләрне юкка чыгара. Алар бакчачылык һәм игенчелектә кулланыла.

Күпчелек гербицидлар – агулы препаратлар. Аларны чүп үләннәре белән агротехник ысуллар яки чүп үләннәрен кысрыклый торган культураларны чәчү ярдәмендә көрәшеп булмаган очракларда гына кулланырга мөмкин. Гербицидларны дөрес кулланмаганда, культуралы үсемлекне һәлак итү һәм туфракка зыян китерү куркынычы бар. Гербицидлар таркалмаган хәлдә сулыкларга эләгә, анда алар флорага, фаунага һәм нәтиҗәдә кешегә дә зыян китерә.