Ихтиоцидлар – балыкларның балыкчылык кәсебе өчен әһәмиятле булмаган вак токымнары белән көрәшү өчен кулланыла торган химик матдәләр, алар кыйммәтле балык токымнары үрчеткәндә файдаланыла. Аларны ешрак зур булмаган, йомык сулыкларда кулланалар. Күп кенә ихтиоцидларның сайлау сәләте түбән, ягъни алар балыкларның күпчелек токымнарын юк итә. Шуңа күрә балыкларның кирәкле токымнарын, препаратлар таркалгач яки су алмаштырылганнан соң гына, суга җибәрәләр. Ихтиоцидларның органик, органик булмаган һәм элементоорганик төрләре була.
Ихтиоцидлар кеше һәм хайваннар өчен агулы, алар белән эшләгәндә саклык чараларын үтәргә кирәк.