Экология

Зооцидлар

Зооцидлар – зарарлы умырткалыларны – кимерүчеләрне, аерым алганда, тычкан һәм күселәрне, кошларны, вак балыкларны – юк итү өчен кулланыла торган химик матдәләр (родентицидлар, ратицидлар, авицидлар, ихтиоцидлар).

Авицидлар бик сирәк кулланыла, аларны, нигездә, аэродромнарда һәм тизйөрешле автострадаларда комачаулык тудыручы яки авыл хуҗалыгы һәм урман культураларының чәчелгән орлыкларын чүпләүче яки архитектура корылмаларын пычратучы кошларга каршы файдаланалар. Хәзерге вакытта кошларны куркыту чаралары күбрәк таралган (репеллентлар, тавыш сигналлары һ.б.).

Күпчелек очракта зооцидлар, хайваннарның ашказанына эләгүгә, һәлак иткеч йогынты ясый. Зооцидлар белән эшләгәндә, аларны саклау, куллану, транспортта күчерү буенча киңәшләрне һәм куркынычсызлык техникасы буенча кагыйдәләрне төгәл үтәргә кирәк. Хәзер корткычларны сайлау сәләте югары булган һәм файдалы хайваннар өчен куркынычсыз яңа матдәләр эшлиләр.