Тарих

КАЗАН

КАЗАН

КАЗА`Н – Татарстан Республикасының башкаласы, Россия Федерациясенең сәнәгать, фән һәм мәдәният үзәкләреннән берсе. Мәскәүдән 797 км көнчыгыштарак, Иделнең сул ярында, Казансу елгасының Иделгә койган тамагында урнашкан. Мәйданы — 425,3 км2. Зур елга порты, Мәскәү – Екатеринбург юнәлешендәге тимер юл вокзалы, автомобиль юллары үзәге; халыкара аэропорт бар. Халык саны буенча Россиянең иң зур шәһәрләреннән санала. Биредә 80 гә якын милләт вәкиле яши.

Куйбышев сусаклагычы култыгы – Казансу елгасының түбәнге агымы Казанны 2 гә бүлә: зуррак өлешен тәшкил иткән көньяк-көнчыгыш сулъяк ярга һәм төньяк-көнбатыш уңъяк ярга. Шәһәрнең төньяк-көнбатыш өлешендә югары террасалар комында «Аккош күле» урман паркы урнашкан. Шәһәрнең төньяк читендә уникаль табигатьле тозлырак сулы Олы Зәңгәр күл һәм Казансу елгасына кушыла торган Кече Зәңгәр күлләр урнашкан. Шәһәр эчендә, табигый сулыклардан тыш, элеккеге сазлыклар урынында ясалма күлләр булдырылган (Яңа Савин районы).

Климаты уртача континенталь. Иң салкын айда (гыйнвар) уртача температура –14°C, кышкы температураның абсолют минимумы –47°C. Иң җылы ай — июль (+19°C), иң югары температура +40°C. Явым-төшемнең уртача еллык күләме 508 мм (күбесе елның җылы вакытына туры килә).

Шәһәр хакимияте.

Шәһәрдә җирле үзидарәнең югары вәкаләтле органы булып Казан шәһәр думасы исәпләнә, ул 5 елга сайланган 50 депутаттан тора. Шәһәр думасы шәһәрнең уставын кабул итә һәм аңа үзгәртүләр, өстәмәләр кертә; үз территориясендә һәркем өчен мәҗбүри булган кагыйдәләрне гамәлгә кертә; бюджетны билгели һәм аның үтәлеше турында хисап тота; җирле салым һәм җыемнарны билгели, үзгәртә, гамәлдән чыгара; шәһәрнең үсеш программасын һәм планнар кабул итә; аларның үтәлеше турындагы хисапны раслый; җирле үзидарә органнары эшен материаль-техник һәм оештыру ягыннан тәртипкә сала һәм алар эшчәнлегенә контрольлек итә; муниципаль мөлкәт белән идарә һәм эш итүдә тәртип булдыра; җирле сайлаулар һәм референдумнар үткәрүне билгели; ТР Дәүләт Советында кануннар чыгару хокукыннан файдалана. Шәһәр хакимиятенә муниципаль берәмлек башлыгы – мэр, аның урынбасарлары, президиум; 7 даими комиссия – социаль-икътисади үсеш, эшмәкәрлек һәм муниципаль милек; бюджет-финанс; җирле салымнар һәм җыемнар мәсьәләләре; мәгариф, мәдәният һәм милли мәсьәләләр; шәһәр төзелеше һәм торак-коммуналь хуҗалык; яшьләр эше, физик культура һәм спорт; шәһәр халкының сәламәтлеген һәм әйләнә-тирә мохитне саклау; законлылык, хокук, җирле үзидарә мәсьәләләре белән шөгыльләнүче комиссияләр керә.

Җирле үзидарәнең башкарма-җитәкче органы булып шәһәр башкарма комитеты тора, ул идарә вазифаларын гамәлгә ашыра, Казанның комплекслы социаль-икътисади үсешен тәэмин итә; шәһәр думасына буйсына. Башкарма комитет җитәкчедән, аның урынбасарларыннан, аппараттан тора. Аңа түбәндәге идарәләр керә: эшләр; оештыру; хокук; кадрлар сәясәте; муниципаль эшчәнлеккә контроль һәм коррупциягә каршы сәясәтне тормышка ашыру; канцелярия эшләрен алып бару; эчке эшләр; муниципаль архив; ЗАГС; информация технологияләре һәм элемтә; капиталь төзелеш һәм реконструкция; шәһәрдәге төзелеш эшләрен хәл итү; архитектура һәм шәһәр төзелеше; торак сәясәте; гражданнарны яклау; мәгариф; сәламәтлек саклау; мәдәният; административ-техник инспекция; халыкны социаль яклау; тышкы реклама һәм информация; административ комиссия эшен оештыру һәм административ контрольне координацияләү; ритуаль хезмәт күрсәтүне оештыру һәм җирләү урыннарын карап тоту; комитетлар: икътисади үсеш; транспорт; җир һәм милек мөнәсәбәтләре; тышкы бәйләнешләр һәм туризм; торак-коммуналь хуҗалыгы; балалар һәм яшьләр эшләре; физик культура һәм спорт; шәһәрне төзекләндерү; бүлекләр: бухгалтерлык һәм исәп-хисап; район башкарма комитетларының вәкаләтләрен тәэмин итү; җәмәгатьчелек белән массакүләм информация чаралары арасында багланышлар, телләрне үстерү һәм иҗтимагый оешмалар белән бәйләнеш; дәүләт статистикасы; төзелешне үстерү һәм координацияләү; дирекцияләр: муниципаль торак программалары; шәһәрне үстерүнең бюджеттан тыш программалары; бәйрәм программалары; җир асты транспорты корылмалары төзелеше; Халыкның мәшгульлек үзәге; Иҗтимагый үзәк; наркотикларга каршы көрәш комиссиясе; предприятиеләр һәм оешмалар: «Казметро­строй», «Казжилгражданстрой», «Казан шәһәренең торак-инвестиция компаниясе, «Казэнерго».

Сәнәгать.

Казан — иң мөһим индустриаль үзәкләрнең берсе. 2009 елда монда 5 меңгә якын эре, урта һәм вак сәнәгать предприятиесе туплана. Сәнәгатькә шәһәр икътисадының төп өлеше туры килә. Анда эшче халыкның 20% тан артыгы мәшгуль. Сәнәгать продукциясе структурасында 30% тан артыгы машина төзелеше һәм металл эшкәртү өлкәсенә туры килә. Казанда Казан авиация җитештерү берләшмәсе, Казан моторлар төзү берләшмәсе, Казан вертолёт заводы; «Элекон заводы», Казан оптика-механика заводы, Казан төгәл машиналар төзү заводы, «Радиоприбор», «Электроприбор», Казан медицина инструментлары заводы, Казан газ аппаратлары заводы, «Сантехприбор», «Теплоконтроль» эре предприятиеләре урнашкан. Авыр сәнәгать җиһазлары җитештерүче «Казанкомпрессормаш», «Вакууммаш», «Урак һәм чүкеч» заводлары бар. Сәнәгать продукциясенең 30% тан артыгын химия һәм нефть химиясе сәнәгате җитештерә. Казанда бу өлкәдәге зур предприятиеләр – «Казаноргсинтез», «Нәфис Косметикс», Казан ясалма каучук заводы, «Кварт», «Татхимфармпрепаратлар», Казан дары заводы, «Тасма», «Хитон», «Аромат». 7 икмәк заводы һәм комбинаты, сөт, ит һәм май комбинатлары, үсемлек мае заводы халыкны азык-төлек белән тәэмин итә. Җиңел сәнәгать нигезен «Мелита» мех, «Спартак» аяк киеме, «Сафьян» күн, Казан ясалма күн заводлары тәшкил итә. Керамзит, кирпеч, җыелма тимер-бетон конструкцияләр эшләүче, вакташ, чуерташ чыгаручы төзелеш материаллары предприятиеләре бар. Казанда җитештерелгән продукция арасында Ми-8, Ми-17, Ми-38, «Ансат» вертолётлары, урта магистральдә очучы Ту-214 пассажир самолётлары, газ турбиналары двигательләре һәм газ суыртып кудыру җиһазлары, югары басым компрессорлары һәм суыту турбиналары техникасы, вакуум насослары, полиэтилен торбалар, ясалма каучук, рентген плёнкалары, күзәтү, радио һәм электр техникасы, электрон, җылылык үлчәү, медицина приборлары, гражданлык һәм оборона җиһазлары, көнкүреш газ плитәләре бар. Казан сәнәгате – тиз үсүчән өлкә. Предприятиеләрнең күбесе җитештерүнең югары дәрәҗәдә автоматлаштырылган һәм фәнни булуы белән аерылып тора, техника паркын яңарта, технологияләр һәм продукциянең яңа төрләрен үзләштерә.

Сәүдә.

2010 елда Казанда 2900 гә якын стационар ваклап сату предприятиесе, 22 базар, гомуми мәйданы 1,1 млн. м2 булган 2400 ләп киоск, 72 мең урынга исәпләнгән 1360 тан артык җәмәгать туклануы предприятиесе исәпкә алынган. 2000 нче еллардан сәүдә өлкәсенә өр-яңа технология һәм сатып алучыларга хезмәт күрсәтүнең инновацион формалары, өстәмә хезмәт күрсәтүләр, Интернет аша электрон сәүдә итү системасы, кулланучыларга кредит бирү, электрон түләү системасы, хәзерге заман сәүдә җиһазлары актив кертелә. Яшәү урыннарына якын урнашкан сәүдә предприятиеләре челтәре төзү буенча эш алып барыла, товарлар «эконом» һәм «люкс» төркемнәренә бүленә. Күп кенә компанияләр кайбер азык-төлек товарларын үзләре җитештерә. 2009 елда шәһәрдә ваклап сәүдә итү әйләнеше — 224,8 млрд. сумны, җәмәгать туклануы әйләнеше 9,97 млрд. сумны тәшкил итә. Бу өлкәләрдә 100 меңнән артык кеше эшли.

Шәһәр хуҗалыгы.

1990 нчы елларның 2 нче яртысыннан Казанда торак һәм юл-транспорт төзелешенең күләме һәм темплары үсә башлый. 1996–2004 елларда Республикада, тузган тораклар фондын бетерү программасын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә, 1,7 млн. м2 торак төзелә, 29288 гаилә яңа фатирларга күченә. Зур төзелешләрдән торган яңа кварталлар үсеп чыга. Яңа торак микрорайоннары («Дубрава» экопаркы, «Кояшлы шәһәр», «Казан-XXI гасыр», «Зур Крыловка», «Универсиада авылы» һәм башкалар) барлыкка килә. Җәмәгать биналары төзелешендә офислар, сәүдә һәм туклану объектлары, кунакханәләр төзү өстенлек ала. Сәламәтлек саклау, физик культура һәм спорт өчен Төбәкара клиника-диагностика үзәге, шәһәр йогышлы авырулар хастаханәсе, «Баскет-холл» спорт уеннары сарае, халыкара ат спорты комплексы, «Татнефть-Арена» боз сарае кебек күп кенә эре объектлар төзелә; Спорт сарае, Үзәк стадион реконструкцияләнә. «Колшәриф» мәчете, Зур концерт залы, «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексы, «Ривьера» кунакханәсе, «Теннис академиясе», «Ватан» сәламәтләндерү комплексы сафка баса. Казан Кремле архитектура ансамблен, Татар академия опера һәм балет театрын, Казан Зур драма театрын, ТР Милли музеен реконтрукцияләү гамәлгә ашырыла. Киң колачлы үзгәртүләр нәтиҗәсендә, Казанның үзәк өлеше шактый үзгәрә. Транспорт өчен төрле биеклектәге юл ачылышлары, эстакадалар төзелә. 2005 елда метрополитенның беренче линиясе, Казансу аша тимер-бетон күпер файдалануга тапшырыла.

Транспорт.

2009 елда Казанда транспорт челтәрләре озынлыгы: троллейбусларның –101,1 км, трамвайларның – 67,3 км, шәһәр эче һәм шәһәр тирәсе автобус маршрутларының 1900 км тәшкил итә. Шәһәр пассажир транспорты паркы 226 троллейбусны, 144 трамвай вагонын, 1200 гә якын автобусны үз эченә ала, 2005 елдан метро эшли башлый. Көн саен Казанда 0,5 млн.нан артык кеше транспорттан файдалана.

Элемтә.

Казан шәһәр телефон станциясе составына барлыгы 257 меңнән артык номерны берләштергән 23 станция һәм подстанция керә. 339 шәһәр таксофоны файдаланыла; «09» белешмә-мәгълүмат хезмәте эшли. Төбәктә кәрәзле күчмә автомат телефон элемтәсе челтәре үсә. Кәрәзле элемтә хезмәтен «Вымпелком», «МТС», «МСС-Поволжье», «СМАРТС», «НСС» Акционерлык җәмгыятьләре операторлары башкара. Төбәк эчендәге гомуми кулланылыштагы автомат элемтәсенең иң эре операторы — Таттелеком Акционерлык җәмгыяте. Гомуми кулланылыштагы шәһәрара һәм халыкара автомат телефон элемтәсе челтәре хезмәтен «Ростелеком», «Төбәкара Транзит телеком», «Транстелеком компаниясе» күрсәтә. Һәр 100 гаиләнең 87,4 е өй телефоны белән тәэмин ителгән (2009 ел).

Почта. Казанда традицион һәм өстәмә почта элемтәсе хезмәтен83 почта элемтәсе бүлекчәсе башкара. Шәһәр эчендә почта аша әйберләр җибәрү өчен 15 маршрут оештырылган. Почта хезмәтен 10 оператор башкара, аларның иң зурысы «Татарстан почтасы» — «Россия почтасы» федераль дәүләт унитар предприятиесе филиалы.

Сәламәтлек саклау.

Казанда беренче медицина учреждениеләре XVIII йөз башында ачыла. Шәһәрдә медицина ярдәме күрсәтү эшен үстерүдә Казан университетының медицина факультеты профессорлары һәм укытучылары зур роль уйный. Беренче даруханәләр 1820 елларда күренә башлый, 1837 елда теш табиблары һәм ир-ат фельдшерлар мәктәпләре ачыла. 1869 елда губерна психиатрия хастаханәсе төзелә, 1874 елда беренче (Лихачёв) бала тудыру йорты, 1889 елда беренче балалар, 1899 елда йогышлы авырулар хастаханәләре эшли башлый. 1900 елда Казан университетының клиника корпусы сафка баса, бактериология институты (хәзерге Казан эпидемиология һәм микробиология институты) ачыла. 1902 елда Казан шәһәренең табиблар җәмгыяте оештырган ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хезмәте барлыкка килә, 1910 да Шамов хастаханәсе сафка баса.

Совет хакимияте урнашкач, шәһәрдә халыкка медицина хезмәтен күрсәтүне камилләштерү буенча төрле чаралар үткәрелә. 1919 елда район башкарма комитетларында сәламәтлек саклау секцияләре төзелә, дәвалау учреждениеләре берләштерелә, дары заводы лазареты үзгәртеп корыла. Акушерлык ярдәме күрсәтүгә, бала тудыру йортлары ачуга зур игътибар бирелә. 1920 елда Казанда үзенең дәвалау базасы булган Клиник институт, Каменка посёлогында Туберкулёздан дәвалау санаторие ачыла, санитар-эпидемиология хезмәте секциясе төзелә, 9 дәүләт хастаханәсе, 2 НКВД системасы хастаханәсе эшли. 1921 елда Казанда беренче фармацевтика мәктәбе оештырыла, туберкулёзга каршы көрәш диспансеры, 1924 елда стоматология поликлиникасы һәм медицина техникумы төзелә. 1920 елларда Казанда эпидемиология, микробиология, ортопедия, травматология, туберкулёз, трахома авырулары буенча зур фәнни-тикшеренү институтлары эшли. 1930 еллар башыннан амбулатор хезмәт, ана һәм баланы саклау хезмәте күрсәтү үсеш ала, балалар һәм хатын-кызлар консультацияләре ачыла. 1937 елда туберкулёзга каршы көрәш буенча «Зәңгәр күл» балалар санаторие ачыла. 1930 елда Казан университетыннан медицина факультеты аерылып чыга. 1930 еллар ахырында Казанда сәламәтлек саклауны оештыру, фәнни тикшеренүләр, медицина кадрлары әзерләүнең дәүләт системасы булдырыла.

Бөек Ватан сугышы елларында шәһәрдә 35 мең урынлы 59 эвакуация госпитале эшли. Аларга иң яхшы биналар (мәктәпләр, клублар, институт клиникалары һ. б.) бирелә. Медицина хезмәткәрләренең фидакарь эшчәнлеге нәтиҗәсендә яралылар һәм авыруларның 70% тан артыгы яңадан сафка баса. 1970–1980 елларда Республика клиник балалар хастаханәсе, Республика клиник хастаханәсенең яңа корпуслары, 6 диспансерэшли башлый, Регионара, республика, шәһәр медицина үзәкләре (онкология, вертеброневрология, кардиохирургия) оештырыла. 1990–2004 елларда Регионара клиник диагностика үзәгенең 1 нче чираты, Балаларга диагноз кую үзәге, 6 балалар һәм 3 өлкәннәр шифаханәсе, 2 амбулатория, хатын-кызлар консультациясе, Бөек Ватан сугышы инвалидлары өчен госпиталь файдалануга тапшырыла.

Физкультура һәм спорт.

Казанда беренче спорт түгәрәкләре, оешмалары һәм берләшмәләре: «Атта чабарга теләүчеләр» (1867 ел), «Шахмат сөючеләр» (1884 ел), «Һәвәскәр велосипедчылар» (1893 ел) оешмалары XIX йөзнең соңгы чирегендә оештырыла; физик тәрбия түгәрәкләре Казандагы Беренче ир балалар гимназиясендә, Казан университетында, юнкерлар училищесендә эшли. Аеруча фехтование белән шөгыльләнү популяр була. 1914 елда «Һавада очучылар» җәмгыяте оештырыла. Беренче рәсми ярышлар велосипед спорты (1894 ел), тимераякта узышу (1899 ел), гимнастика (1908 ел), ишкәкле көймәдә ярышу (1908 ел), грек-рим көрәше (1909 ел), ату, теннис (1910 ел), бокс (1911 ел), җиңел атлетика буенча 10 төр ярыш (1911 ел), футбол (1911 ел), туплы хоккей (1911 ел), йөзү (1912 ел), авыр атлетика (1912 ел), фигуралы шуу (1913 ел) төрләре буенча уздырыла. 1930–1980 елларда Казанда төрле спорт төрләре буенча СССР һәм РСФСР халыклары спартакиадалары, профсоюзлар, Ирекле спорт җәмгыятьләренең Үзәк һәм Республика советлары беренчелегенә финал ярышлары уздырыла. 2010 елда Казанда физик тәрбия һәм спорт белән даими шөгыльләнүче 196 мең кешеисәпләнә. Спортның 38 төре буенча 39 балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе, шул исәптән 17 Олимпия резервы мәктәбе эшли, анда 26 меңләп кеше шөгыльләнә. Шәһәрдә 1200 дән артык спорт корылмасы, 11 стадион, 600 гә якын төрле зурлыктагы спорт мәйданчыклары, 330 спортзал, 16 йөзү бассейны, 15 чаңгы базасы, «Казан» тау спорты сәламәтләндерү комплексы, 21 ату тиры, «Татнефть-арена» боз сарае, «Казан Арена» стадионы, ясалма бозлы һәм трибуналы Спорт сарае, «Баскет-холл» спорт уеннары сарае, Р.Һ.Нәҗметдинов исемендәге шахмат һәм шашка уеннары сарае, «УНИКС» мәдәният-спорт комплексы, «Казан» халыкара ат спорты комплексы, «Ак Барс» көрәш сарае, «Теннис академиясе», Стендта ату тиры комплексы эшли. Казанда халыкара ярышлар үткәрү өчен кирәкле спорт корылмалары җитәрлек.