География

КУЙБЫШЕВ СУСАКЛАГЫЧЫ

КУЙБЫШЕВ СУСАКЛАГЫЧЫ

КУЙБЫШЕВ СУСАКЛАГЫЧЫ, Идел елгасындагы сусаклагычлар каскадының алтынчы баскычы.

Куйбышев сусаклагычы дөньяда мәйданы буенча елга үзәннәрендәге иң зур сусаклагычларның берсе. Ульянов һәм Самара өлкәләре, Татарстан, Мари һәм Чуаш Республикалары территорияләрендә урнашкан. 1953 елда Иделдә В.И.Ленин исемендәге Идел ГЭСын төзегәндә Ставрополь (хәзерге Тольятти) шәһәре янында Жигули таулары районында Иделдә плотина кору нәтиҗәсендә барлыкка килә. 1955–1957 елларда су белән тутырыла.

Мәйданы 5900 км2, күләме 56 км3, Идел буенча 510 км, Кама елгасы буенча 280 км озынлыкта, иң зур киңлеге 27 км (Кама елгасы тамагы). Уртача тирәнлеге 9,4 м, плотина янындагы иң зур тирәнлеге 41 м, Казан янында 16–18 м, шәһәр тибындагы Кама Тамагы посёлогы янында 19 м, Чистай шәһәре янында 12–14 м. Яр буе линиясенең озынлыгы 2604 км, шуның 1392 км ы (су өслегенең яртысыннан артыгы) Татарстан Республикасы территориясендә.

Куйбышев сусаклагычының уңъяк яры Идел буе калкулыгына тоташа. Рельефта аерым калкулыклар «таулар» дип аталып йөртелә. Татарстан Республикасы чикләрендә Ослан (Казанга каршы), Сөйке (Кама Тамагы пристаненнан көньяктарак), Тәтеш (Тәтеш шәһәре тирәсендә) һәм Чуртан (Олы Тархан авылыннан көнчыгыштарак) таулары бар.

Куйбышев сусаклагычында тотрыклы боз капламы ноябрь ахыры – декабрь башында хасил була, боздан ачылу – апрель уртасында. Боз катуның уртача дәвамлылыгы — 143 тәүлек. Суның иң югары температурасы (22–25 °C) июльнең 2 нче яртысында күзәтелә.

Куйбышев сусаклагычы – комплекслы файдаланыла торган сулык (энергетика, суднолар йөртү, су басулар белән көрәш, су белән тәэмин итү, сугару, балык хуҗалыгы, ирригация һәм башкалар). Татарстан Республикасында тотыла торган балыкның (корбан балык, судак, чуртан, чөгә балык, җәен, синец, густера, чабак, бёрш, налим, кәлчәк) 90% ка кадәре Куйбышев сусаклагычына туры килә.

Мәкаләдәге сылтамалар