«КАЗАНСКИЙ ЛЕТОПИСЕЦ» («Казан елъязмачысы»), XVI йөзнең 2 нче яртысында билгесез кеше тарафыннан язылган тарихи-публицистик әсәр. Автор Казанда әсирлектә яшәгән, мөселманлыкка күчкән, Казан ханлыгы тормышының соңгы 20 елындагы вакыйгаларның турыдан-туры шаһиты һәм укымышлы кеше булган.
Кыйссаның нигезен Казан һәм Казан ханлыгының барлыкка килү чорларыннан башлап, 1552 елда рус гаскәрләре тарафыннан яулап алынуына кадәрге тарихы тәшкил итә. Анда Казан татарларының көнкүреше турындагы мәгълүматлар, риваятьләр һәм легендалар урын алган. Төп идеяләренең берсе – Казанның яулануын аклау. Автор Казанның буйсындырылуын Ходай җәзасының тормышка ашуы буларак күрсәткән.
Төп нөсхәсе сакланмаган. XVI йөз ахыры –XVII йөз башына караган 300 дән артык күчермәсе мәгълүм. Казан университетының Фәнни китапханәсендә 7 күчермәсе саклана. Хәзерге рус теленә күчерелгән. Соңгы тапкыр 2000 елда Мәскәүдә басылып чыккан.