Тарих

СӘҮДӘ

СӘҮДӘ, икътисадның товарлар әйләнешен, аларның җитештерү өлкәсеннән куллану өлкәсенә хәрәкәтен тәэмин итүче тармагы. Эчке (күмәртәле һәм ваклап сату) һәм тышкы, даими һәм вакытлыча сәүдәләргә бүленә.

Хәзерге Татарстан территориясендә сәүдәнең иң борынгы формасы турыдан-туры товар алмашудан гыйбарәт була. Акча барлыкка килү белән, ваклап сату һәм күмәртәле сәүдә үсә башлый. VIII–IX йөзләрдә эчке cәүдәне – җитештерүчеләр, тышкы сәүдәне сәүдәгәрләр алып бара. VIII йөздән Төньяк һәм Үзәк Европа илләрен Шәрекъ белән тоташтырган Бөек Идел сәүдә юлы системасында Идел буе Болгар дәүләте мөһим урын алып тора. Болгарда, Биләрдә, Суарда, Ашлыда даими рәвештә базарлар эшли һәм ел саен ярминкәләр уздырыла. Ага-Базар сәүдә-һөнәрчелек үзәге һәм пристань буларак таныла. Читкә, башлыча, мехлар, зәркән бизәмәләр (күбесенчә көмеш бизәнү әйберләре), тимерчелек, сөяк һәм тире эшкәртү һөнәрләре эшләнмәләре чыгарыла. Читтән күбесенчә зиннәтле әйберләр (алтын савыт-саба, тау бәллүре, киҗе-мамык һәм ефәк тукымалар, бизәмәләр, келәмнәр) һәм корал (туры кылычлар, хәнҗәрләр) кертелә.

Казан ханлыгында да (1445–1552 еллар) сәүдәнең әһәмияте зур була. XV йөздә Казан эре сату базарына әверелә. Җирле һәм чит илләрдән килгән сәүдәгәрләр белән читкә мехлар, бал, икмәк, күн эшләнмәләр чыгарыла, читтән җиләк-җимеш, тукымалар, кыйммәтле әйберләр, корал кертелә. Мәскәү дәүләте һәм рус кенәзлекләре, Кавказ, Төркия, татар ханлыклары белән сәүдә итешәләр. Казанның Ташаяк ярминкәсе популярлык казана.

1552 елда Казан ханлыгын Иван IV (Грозный) яулаганнан соң, Рус дәүләте тарафыннан татарлар өчен чикләүләр кертелә: алар ирексезләп шәһәрләрдән чыгарыла, шәһәрләрдә сәүдә рөхсәт ителми (1685 елга кадәр), рус булмаган халыкка «тыелган» товарлар (кораллар, сугыш кирәк-яраклары, металл хезмәт кораллары, корал ясарга яраклы металлар) сату тыела. Казанда сәүдә кабат XVII йөз ахырында гына торгызыла. Шәһәр Бөек Идел сәүдә юлында эре транзит пунктына әверелә, төбәктә эчке сәүдә дә җанлана. 1860 елга 5448 сәүдәгәр исәпләнә. Күпсанлы базарлар, 9 меңнән артык сәүдә предприятиеләре (кибетләр, лавкалар) эшли.

XIX йөзнең 2 нче яртысында сәүдә, башлыча, стационар сату челтәре аша гамәлгә ашырыла. Эчке базарда продукциянең шактый өлеше ярминкәләрдә сатыла. Универсаль ярминкәләр өстенлек итә. Эре һәм уртача зурлыктагы ярминкәләр аермачык рәвештә махсуслашалар: Кәрван ярминкәсендә (Лаеш шәһәре янында) – тимер, Урман ярминкәсендә (Козьмодемьянск шәһәре тирәсендә) – төзелеш агачы, Язгы ярминкәдә (Казанда) – савыт-саба, чәй, Минзәлә ярминкәсендә (ул вакытта Уфа губернасына керә) – атлар (елга 1400 башка кадәр), чәй, Алабуга ярминкәсендә (Вятка губернасы) пыяла һәм фарфор савыт-саба, мануфактура, кустарь эшләнмәләр белән сәүдә итәләр. Капитализм үсешенә бәйле рәвештә эчке сәүдәдә ярминкәләрнең роле сизелерлек кими. Күмәртәле сәүдә ярминкәләрдән биржаларга күчә (1866 елда – Казан, 1910 елда Чистай биржалары оештырыла). Аеруча зур капиталлар икмәк, он белән сәүдә итүгә салына, 2 нче урынны чәй һәм шикәр сәүдәсе били. Чимал (эшкәртелмәгән күн, йон, кыл, терлек мае, йомырка) сату элеккечә үк төбәк сәүдәсенең мөһим өлеше булып кала.

1872–1916 елларда теркәлгән 300 сәүдә йорты һәм акционерлык җәмгыятенең 28% ы татар эшмәкәрләре милкендә була. Аларның иң эреләре — «Ә.Сәйдәшев, аның уллары һәм Б.Субаевның сәүдә-сәнәгать ширкәте», «И.Арслановның сабын кайнату һәм глицерин заводлары ширкәте», «Алафузовлар завод-фабрикаларының сәүдә-сәнәгать ширкәте», «Бертуган Крестовниковлар ширкәте», «Д.И.Вараксин варислары», «Стахеев концерны».

Октбрь революциясеннән соң сәүдәгә дәүләт монополиясе урнаштырыла (1918 ел), дәүләт һәм кооперация сәүдәсе оештырыла, хосусый сәүдәгәрләрне кысрыклап чыгару башлана. Товарларга кискен кытлык туу сәбәпле, куллану предметларын бүлү кертелә. 1929–1934 елларда азык-төлек һәм сәнәгый товарларны бүлүнең нормаланган карточка системасы гамәлдә була. Дәүләт алдындагы йөкләмәләрне үтәү шарты белән колхозларга авыл хуҗалыгы продукциясен базарларда сату рөхсәт ителә. Шәһәрләрдә һәм авыл җирендә сәүдә алга таба үсеш кичерә, халыкны иң кирәкле товарлар белән тәэмин итү сизелерлек яхшыра.

Бөек Ватан сугышы елларында халык иң кирәкле товарлар белән бүлүнең нормаланган карточка системасы нигезендә тәэмин ителә (1947 елда бетерелә).

1960 елларда республикада сәүдә үсеше уңай үзгәреш кичерә. Матди-техник база ныгытыла: 8 сәүдә үзәге һәм 5 комплекс сафка баса. Казанда 260 сәүдә урынлы түбәле базар төзелә һәм файдалануга тапшырыла. Авыл җирендә 2 мең сәүдә урынлы 828 кибет, 45 җәмәгать туклануы предприятиесе ачыла. Ваклап сату сәүдәсе предприятиеләренең гомуми саны 7,3 меңгә җитә. Товарларның ассортименты күпкә киңәя, мәдәният-көнкүреш һәм хуҗалык ихтыяҗлары өчен җитештерелгән товарларны сату арта

1970 елларда сәүдә предприятиеләрен төзү һәм реконструкцияләү дәвам итә. 1977 елда Казанда, XV–XVI йөзләрдә Ташаяк ярминкәсе эшләгән урында Үзәк универмаг (хәзер «Казан үзәк универмагы» сәүдә йорты акционерлык җәмгыяте) файдалануга тапшырыла. «Океан», «Яшьлек», «Радиотехника», «Балалар дөньясы» фирма кибетләре, Әлмәт, Яшел Үзән, Чаллыда һәм башка шәһәрләрдә универмаглар һәм универсамнар ачыла.

Совет чорында катгый рәвештә күмәртәләп эш итүче предприятиеләр – җитештерү предприятиеләренә, ваклап сатучы предприятиеләр күмәртәләп эш итүче предприятиеләргә беркетелә; продукция дәүләт тарафыннан үзәкләштерелгән рәвештә планлы нигездә бүленә. 1990 еллардагы реформаларга кадәр республика халкы куллану товарларына кискен кытлык кичерә. 1979–1993 елларда азык-төлек товарлары һәм башка кайбер товарлар (мәсәлән, юу өчен кирәкле товарлар) талоннар буенча билгеләнгән нормаларда сатыла. Озак файдаланулы товарлар (автомобильләр, суыткычлар, кер юу машиналары, телевизорлар, йорт җиһазлары, келәмнәр предприятиеләрдә һәм оешмаларда чират тәртибендә бүленә.

1990 еллар башында ирекле сәүдә рөхсәт ителгәч һәм бәяләрне иреккә җибәргәннән соң, стационар сәүдәбелән бергә стихияле рәвештә урам сәүдәсе барлыкка килә, тиз арада бәяләр күтәрелә. 1993–1995 елларда Татарстанда базарга йомшак керү моделе гамәлгә ашырыла, шул рәвешчә төп туклану товарларына бәяләрнең кискен артуын тоткарлау мөмкин була.

Сәүдә предприятиеләрен хосусыйлаштыру нәтиҗәсендә сәүдә эшмәкәрлеге барлыкка килә, бу тәэминатның җанлануына, товарлар кытлыгын, чиратларны һәм бүлүнең талон системасын бетерүгә булышлык итә. Җиһазлар, транспорт чаралары, авыл хуҗалыгы һәм авиация техникасы сатуда лизинг куллануга керешәләр.

1990 елларның 2 нче яртысыннан Татарстанның куллану базарында Татарстан, Россия һәмчит илләр сәүдә челтәрләренең һәм компанияләренең роле үсә. Заманча сәүдә җиһазлары урнаштырылган, килүчеләр, сатып алучылар өчен кинотеатрлар, рестораннар, кафелар, уен заллары, балалар бүлмәләре булган гипер- һәм супермаркетлар төзелә. Өр-яңа технологияләр һәм сатып алучыларга хезмәт күрсәтүнең инновацион формалары, интернет аша электрон сәүдә системасы гамәлгә кертелә. Инфраструктура (суыткычлар, складлар, саклау урыннары, транспорт, автомобиль кую урыннары) үсеш кичерә.

Гаять зур күмәртәле-ваклап сату сәүдәсе комплекслары — «Яңа Тура» технополисы (2012 ел, Яшел Үзән районы), «Казан» агросәнәгать паркы (2013 ел) төзелеп, файдалануга тапшырыла.

2014 елда республикада 16 меңнән артык ваклап сату сәүдәсе предприятиесе эшли, аларның 99%ы дәүләти булмаган милеккә карый. 29 мең сәүдә урынлы 100 дән артык базар исәпләнә.

Татарстан Россия Федерациясенең барлык субъектлары белән сәүдә хезмәттәшлеге җәелдерә. 1990 еллар башыннанактив рәвештә якын һәм ерак чит илләр белән сәүдә-икътисади мөнәсәбәтләр җәелдерә. Республика продукциясен 120 ил сатып ала, товарлар 105 илдән кертелә. Читкә чыгару структурасында нефть һәм нефть продуктлары (78,3%), ясалма каучук һәм башка химия продуктлары (10,7%), транспорт чаралары, җиһазлар, приборлар (8,5%) өстенлек итә.

Мәкаләдәге сылтамалар

Татарстан табигате

Татарстан – ул күптармаклы сәнәгатькә һәм югары үсеш алган авыл хуҗалыгына ия эре регион. Республиканың мәгариф һәм фән потенциалы югары.