Тарих

МӘЧЕТ

МӘЧЕТ (гарәпчәдән мәсҗид – табыну урыны), мөселман дини корылмасы. Урта Идел территориясендә беренче мәчетләр X йөздә Идел буе Болгар дәүләтендә барлыкка килә. Биләр шәһәрлегендә гарәп архитектурасы тибындагы күп колонналы X йөз бинасы – җамигъ мәчетнең археологик калдыклары сакланып калган. XIV йөздә Алтын Урданың Болгар олысы башкаласы Болгар шәһәрендә күп колонналы мәчет төзелә (хәзер Болгар тарих-архитектура музей-саклаулыгы). Әлеге чорның мөселман дини корылмаларында сәлҗүкләр архитектурасының йогынтысы нык сизелә.

Казан ханлыгы чорында мәчетләр госманлылар стилендә төзелгән дип фаразлана. Авыл мәчетенең җирле традицион төре агачтан буралган, манарасы ике яки дүрт кыеклы түбәгә урнаштырылган бинадан гыйбарәт була. Казан төбәгендә мәчетләрнең 5 төре:

  • квартал яки «мәхәллә мәчете»;
  • бәйрәм намазлары өчен җамигъ яки «җомга мәчете»;
  • үзәк башкала «кәбирәсе»;
  • гомуми шәһәр мусалләсе;
  • зиратта гыйбадәт кылу мәчете булуы мәгълүм.

XVI йөздән башлап мәхәллә һәм җамигъ мәчетләре генә төзелә.

Казан ханлыгын Рус дәүләте яулаганнан соң (1552 ел), татар монументаль дини архитектурасы үсүдән туктый, Казанда мәчетләр төзү тыела. 1593 елгы патша боерыгында Казан воеводаларына катгый рәвештә: «Һәм сез барлык татар мәчетләрен себереп түгегез, алга таба татарларга һич тә мәчет төзергә рөхсәт бирмәгез», — диелә. Сенатның «Казан губернасында мәчетләр төзергә рөхсәт бирмәү турында»гы 1742 елгы фәрманы да мөселманнарга һәм татарларга катгый каршы юнәлештә була, 1744 елга Казан һәм Зөя провинцияләрендәге 536 мәчетнең 418 е җимертелә. Екатерина II хакимлеге чорында Россия мөселманнарына карата дини сәясәт үзгәрә. 1760 елларның 2 нче яртысыннан Казан төбәгендә таш мәчетләр салына башлый. Татар мәчетләрендә ислам дине билгесе – ярымай (манарада, гөмбәз очларында һәм михраб өстендә) чагыштырмача XVIII йөз ахырында күренә башлый. Әсән-Елга мәчете – Татарстанда безнең көннәргә кадәр сакланып калган бердәнбер агач дини архитектура истәлекләренең берсе. XVIII йөз ахырында — XIX йөзнең 1 нче чирегендә манарасы түбәгә урнашкан бер яки ике заллы гадәти мәчетләр катгый классицизм формаларында төзелә (Арча районының Ташкичү авылындагы һәм Саба районының Байлар Сабасы авылындагы мәчетләр). Бу чорда мәчетләрнең күпчелеге агачтан салына. XIX йөз башында Россиядә архитектурага һәм төзелешкә, шул исәптән мөселман дини корылмаларына билгеле кагыйдәләр кертелә. Авыл мәчетләре якындагы йорт-каралтылардан 10 сажиннан да ким булмаган ераклыктагы мәйданнарга яки үзәк урамнарга салынырга тиеш була(гадәттә, авыл мәчете авыл үзәгендәге елга буена яки тыкрыкка салына). 2–3 мең халкы булган зур татар авылларында берничә мәчет эшли. Төзелеш өчен рөхсәт һәм проект кирәк була. 1829 елда беренче проект басылып чыга, 1844 елда гөмбәзле манарасы төньякка һәм ишеге аның аскы ярусына урнашкан татар мәчете проектының яңа үрнәге раслана. 1863 елда моңарчы катгый кысаларда булган мәчет проектлары үрнәкләренең композициясен һәм планын ирекле сайлау рөхсәт ителә. 1920–1930 елларда күп кенә мәчетләрнең эшчәнлеге туктатыла, биналары төрле учреждениеләргә бирелә яки хуҗалык максатларында файдаланыла башлый. 1980 еллар ахырында мөселман мәхәлләләре кабат оеша, тарихи мәчет биналары мөселманнарга кайтарыла, яңалары төзелә башлый. 2013 ел башына Татарстанда 1325 мәчет исәпләнә.