Экология

Экология

Җирдәге барлык тереклек ияләре – хайваннар, кошлар, үсемлекләр, микроорганизмнар – үзара һәм әйләнә-тирә мохит белән тәэсир итешәләр. Экология фәне әлеге тәэсир итешүләрне өйрәнә дә инде. «Экология» термины XIX гасыр ахырында барлыкка килгән. Яңа фәннән инде бик күп кечкенә фәннәр туды: үсемлекләр, хайваннар, далалар, океаннар, атмосфера экологиясе, кеше экологиясе, шәһәр экологиясе һ.б. төрләр. Хәзерге вакытта экология иң мөһим фәннәрнең берсенә әверелде.