Экологик инженерия – ул экологик якын килүләргә һәм ысулларга нигезләнгән чаралар. Инженер-экологлар техник прогрессның әйләнә-тирә мохиткә йогынтысын тикшерәләр. Алар тикшеренүләр үткәрәләр һәм калдыклар белән пычрануны ничек булдырмау һәм зарарсызландыру буенча киңәшләр бирәләр, коммуналь су белән тәэмин итү системаларын һәм агып җыелган сәнәгать суларын чистарту системаларын проектлаштыруда катнашалар. Кислоталы яңгырлар нәтиҗәсе, глобаль җылыну, озон катламының ярлылануы, су һәм һаваның пычрануы кебек җирле һәм дөньякүләм проблемаларны хәл итү белән шөгыльләнәләр. Экологик инженерия сәнәгатьтә генә түгел, авыл хуҗалыгында да гамәлгә ашырыла. Инженер-экологлар авыл хуҗалыгы эшчәнлегенең әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынтысын киметә торган чаралар үткәрә.