Экология

Экологик картага төшерү

Экологик картага төшерү – ул экосистемаларның торышын һәм аларга булган йогынтыны чагылдыра торган картага төшерү төре. Анда антропоген йөкләнеш, төрле компонентларның пычрану дәрәҗәсе, тыюлыкларның һәм башка саклана торган табигый территорияләрнең урнашу урыны, сирәк һәм юкка чыгып баручы хайван һәм үсемлек төрләренең, үзенчәлекле биотопларның таралышы һ.б. күрсәтелә.