Демэкология – экологиянең популяцияләрнең әйләнә-тирә мохит белән үзара мөнәсәбәтләрен өйрәнә торган бүлеге. Популяция – ул даими үзгәреп торган тирәлек шартларында чиксез озак вакыт үз санын саклау өчен барлык кирәкле шартларга да ия булган билгеле бер төрдәге организмнар төркеме.
Демэкология популяцияләр формалаша торган шартларны ачыклый; экологик факторлар тәэсирендә төрле төрләрнең саны үзгәрү сәбәпләрен билгели.
Демэкологлар популяцияләрнең морфологик үзенчәлекләрен, яшь ягыннан бүленешне, сан һәм тыгызлыкны, туучылар һәм үлүчеләр санын, организмнарның таралу һәм урнашу характерын, популяциядәге төр эчендәге һәм төрара мөнәсәбәтләрне тикшерәләр.
Демэкологиядәге тикшеренүләрнең шактый өлеше миграция нәтиҗәсендә популяцияләр саны үзгәрүгә, тышкы абиотик факторлар һәм төрара бәйләнешләр йогынтысында туучылар һәм үлүчеләр санының кимүе яки артуына багышланган.