Табигать белеме

Урдалы тау

Урдалы тау

Урдалы тау – Татарстанның Ютазы районындагы ландшафтлы табигать истәлеге. Шулай ук Марков сөзәклеге һәм Норна тавы дип тә атала.

Сөзәклек Акбаш авылыннан көнбатыштарак, Дим елгасының сул ярында урнашкан. Элегрәк монда нарат урманы булган.

Истәлекнең мәйданы 2,5 га.

Урдалы тау болын һәм ташлы дала участогыннан тора. Монда 100 гә якын төрдәге үсемлек очрый, аларның кайберләре Кызыл китапка кертелгән. Мәсәлән, иенке шалфей, тимгелле зәңгәрбаш, күпьеллык җитен, тәбәнәк миндаль.

Сөзәклек Казан университеты профессоры үткәргән экспедициягә бәйле рәвештә М.В. Марков исемен йөртә. Сөзәклекне җирле туфракны һәм үсемлекләрнең үзенчәлекләрен өйрәнү максаты белән тикшерәләр.

Бу урын фәнни кызыксыну уята.


Чыганаклар:

https://tatarica.org/ru/razdely/priroda/ohrana-prirody/urdaly-tau

https://rt-online.ru/p-rubr-obsh-29261/