Табигать белеме

Салих тавы

Салих тавы

Салих тавы – Баулы районы Салих авылыннан ерак түгел урнашкан табигать истәлеге.

Салих тавы – җәен кибә торган Кунна елгасы (Югары Кандыз елгасына коя) үзәненең уңъяк сөзәклегендәге калкулык. Биредә калкулыклар известь токымнарыннан тора.

30 га мәйданда ташлы, куакчыл, болын-дала үсемлекләре очрый. Барлыгы 220 төр үсемлек исәпләнә, шуларның 72 се Кызыл китапта. Мәсәлән, сырлы вайда (120 см озынлыктагы саргылт-яшел таҗлы чәчәк) бары тик шушы җирлектә генә очрый.

Шулай ук Салих тавында күбәләкләрнең сирәк төрләрен күрергә мөмкин: хәтфә күбәләкләр, аретуза, ферула, брезиеда, төкләч күбәләк, дриада һәм аю күбәләк.

Галимнәр, кабатланмас үсемлекләр һәм хайваннар дөньясын билгеләп, әлеге табигать истәлегенең әһәмиятен югары бәялиләр.


Чыганаклар:

http://oopt.aari.ru/oopt/Салиховская-гора

https://tatarica.org/ru/razdely/priroda/ohrana-prirody/salihovskaya-gora