Лобач тавы – Татарстанның Кама Тамагы районындагы региональ әһәмияттәге табигать тыюлыгы, ландшафтлы табигать истәлеге. Иң якын торак пункт – Кама Тамагы посёлогы.
Лобач тавы – аның әйләнә-тирәсендәге ландшафт җимерелгәннән соң исән калган тау токымының бер өлеше ул. Тарих, геология, ботаника күзлегеннән караганда, калкулык зур әһәмияткә ия. Биредә бик күп болын һәм дала үсемлекләре үсә.
Текә ярларда борынгы токымнар, мәсәлән, доломитлар һәм известьташлар ачыла. Тау яр буе сызыгының өчтән ике өлешенә ишелүләр хас. 1937 елда тау итәгендәге ерымда уникаль табылдык – 2 тулы мамонт скелеты табыла. Шулай ук биредә таш гасырында һәм безнең эраның 1 нче меңьеллыгында монда төпләнгән борынгы кешеләрнең торулыклары табылган.
Тау гражданнар сугышы турында искә төшереп торган окоплар һәм траншеяларны саклый.
Биредә Кызыл китапка кергән түбәндәге төрләр очрый: известь мәкәсе, авыл аю күбәләге, бизәкле күбәләк, кара елан һәм чуар йомран.
Чыганак: