Табигать белеме

Чатыр тау

Чатыр тау

Әлеге урынның атамасының рус варианты – Шатёр-Гора. Бу атама калкулыкның формасы белән бәйле, ул тауга кешеләр күз алдында да аерым әһәмият биреп торган. Шулай ук кайчандыр тау башында гыйбадәт кылуга хезмәт иткән агач корылма булган. Чатыр тауның биеклеге – 321,7 м (республиканың иң биек урыннарының берсе).

1999 елдан тау Дәүләт табигать саклаулыгы составына керә.

Чатыр тау Татарстанның Азнакай районында урнашкан. Якында гына Сәпәй, Уразай һәм Тәкмәле авыллары тора.

Тау тирәсендәге җирләрдә кешеләрнең бронза гасырыннан бирле яшәве билгеле, археологик табылдыклар шул хакта «сөйли». XVII гасырга кадәр территория атаклы төрки халык ногайларныкы булган. Бу, кабер ташларында табылган, аларның телләрендә язылган язулар белән раслана

XVIII гасырда тирә-якны тикшергән Петербург галиме П. Паллас билгеләп үткәнчә, тауда мәгарәләр, күрәсең, бакыр рудниклары булган, тик алар безнең көннәргә кадәр сакланып калмаган.

Табигать саклаулыгы анда зур сөркә-байбак колониясенең булуы һәм шулай ук Эверсман әрләне, соры әрлән, дала чуар тычканы популяцияләре белән аерылып тора.


Чыганаклар:

https://tatarica.org/ru/razdely/priroda/poleznye-iskopaemye/chatyr-tau

https://aznakayevo.tatarstan.ru/index.htm/news/144080.htm