Карабаш тавы – Бөгелмә районының табигать истәлеге ул. Тау якында гына урнашкан Карабаш посёлогына бәйле рәвештә шундый исем алган.
Калкулыкның максималь биеклеге 314 метрны тәшкил итә.
Тауның көньяк, көнбатыш һәм көнчыгыш битләрендә төрле типтагы далаларга, ә төньяк битендә киң яфраклы урманнарга хас булган үсемлекләрнең уникаль кушылмасы урынның характерлы үзенчәлеге булып тора.
Бу урында югары төзелешле үсемлекләрнең 170 төре исәпләнә, алар арасында Кызыл китапка кертелгән 60 төр дә бар. Мәсәлән, көдрәч куак, Трансильвания ярмабашы, күпьеллык һәм сары җитен.
Карабаш тавының битләрендә еш кына төрле күбәләк төрләрен – махаон, мнемозина, бәрхетканатлылар, алтынсыман сары күбәләк, күк күбәләкнең төрчәләре, автоной, аретуза, бризеида һәм феруланы – очратырга мөмкин. Шунысы кызыклы: әлеге бөҗәкләрнең атамаларының күбесе антик мифология исемнәренә барып тоташа.
Чыганаклар:
http://oopt.aari.ru/oopt/Карабашская-гора
https://tatarica.org/ru/razdely/priroda/ohrana-prirody/karabashskaya-gora