Имезүчеләр – балаларын сөт белән туендыручы хайваннар ул.
Татарстанда имезүчеләрнең түбәндәге отрядларга керүче 76 төре яши: бөҗәкләр белән тукланучылар (10 төр), кулканатлылар (12), кимерүчеләр (32), куянсыманнар (2), ерткычлар (17) һәм партояклылар (3).
Имезүчеләр җир өстендә (бүре, куян, поши) һәм җир астында (сукыр тычкан, сукыр тычканчык, байбак), сулы тирәлектә (кондыз, су күсесе, җофар) һәм һавада, агачларда (ярканат, очкалак тиен, сусар) яшәргә җайлашкан.
Татарстанда урман һәм урман-дала зоналарының өстенлек итүе республикада шундый климат һәм мохит туры килә торган хайван төрләре яшәвен билгели. Мәсәлән, имәнлекләрдә күп санда төлке, бүре, керпеләр очрый, ә наратлыклар – кыр кәҗәләренең сыеныр урыны. Тайгада аю, поши, сусар, селәүсен һәм башка хайваннарны күрергә мөмкин. Дала һәм болыннарда сайгак, байбак, кыр тычканы, әрләннәр яши. Республиканың күпсанлы сулыклары кондыз, кама, су күселәре өчен йорт булып тора.
Имезүчеләр еш кына зиннәтле тунлы була һәм шуңа күрә мөһим промысел әһәмиятенә ия. Мехлары өчен тиен, сусар, ас һәм башка шундый җәнлекләрне аулыйлар. Мондый аучылык узган гасырларда аеруча зур роль уйнаган.
Башка имезүчеләр (мәсәлән, ярканат, җир тычканы, ләтчәләр) кешегә авыл хуҗалыгында ярдәм итә. Алар чәчүлекләрне бозучы зарарлы бөҗәкләрне һәм вак кимерүчеләрне юк итә.
Шул ук вакытта, кайбер хайваннар куркыныч булырга мөмкин, чөнки алар куркыныч авырулар тарата. Аларга, мәсәлән, тычканнар керә .
Кызганычка каршы, климат үзгәрү һәм шулай ук табигатькә карата һәрвакыт сакчыл булмаган мөнәсәбәт аркасында, имезүчеләрнең кайбер төрләре безнең яклардан юкка чыга. Гасыр дәвамында кешеләр Татарстанда кешне, Себер бурсыгын, төньяк боланын, Европа чәшкесен очратмый башлаган.
Төрле төрләр байлыгын саклау өчен, 1995 елда Татарстан Республикасының Кызыл Китабы барлыкка килә. Хәзер анда 34 төр кертелгән.
Татарстанда яшәүче хайваннар белән iNaturalist халыкара проекты ярдәмендә якыннанрак танышырга мөмкин.
Чыганаклар:
https://tatarica.org/ru/razdely/priroda/zhivotnyj-mir/mlekopitayushie