Кызыл китап – ул үзләренең сирәк очравы яки юкка чыгу куркынычы булу сәбәпле дәүләт сагы астында торучы кыргый хайван һәм үсемлекләр исемлеге.
Кызыл китап беренче тапкыр 1949 елда Халыкара табигатьне саклау берлеге чакырган Төрләрне исән калдыру комиссиясе тарафыннан төзелә.
Татарстанның Кызыл китабын булдыру турында карар 1993 елда кабул ителә, ә 1995 елда ул басылып чыга. Кызыл китапның соңгы, өченче басмасы 2016 елда эшләнә. Анда үсемлекләрнең 340 төре, гөмбәләрнең 48 төре һәм хайваннарның 224 төре турында мәгълүмат язылган.
Кызыл китапта популяцияләрнең санына нигезләнгән түбәндәге классификация кулланыла:
0 нче категория: төр тулысынча юкка чыккан (биш һәм аннан да күбрәк ел дәвамында күренмәгән);
1 нче категория: калган затлар саны бик аз, төр юкка чыккан диярлек;
2 нче категория: төрнең затлары саны тиз кими;
3 нче категория: сирәк очрый торган төрләр;
4 нче категория: төрнең затлары саны төгәл билгеле түгел, өстәмә тикшеренүләр кирәк;
5 нче категория: затлары саны яңадан кайтарыла торган төрләр.
2018 елга Татарстанның Кызыл китабыннан Европа байбагы, соры көртлек һәм бытбылдык кебек хайван төрләре чыгарыла. Көрән аюның язмышы кызыклы: аны аулау тыелган, әмма хайванның саны әле һаман да куркыныч астында, йөз егермегә якын зат исәпләнә. Республиканың табигать төрлелеге Иделдәге сусаклагычлар аркасында шактый үзгәрә. Укбаш, Каспий сөләйман балыгы, акбалык һәм Идел сельде бүтән очрамый. Барлыгы юкка чыккан 24 төр исәпләнә.
Дәүләт саклавы һәм шулай ук табигый яшәү зоналарын саклау һәм яңадан торгызуга юнәлдерелгән эшчәнлек хайваннарның сирәк очрый торган һәм юкка чыгып барган төрләренең санына уңай йогынты ясый.
Чыганаклар:
https://bigenc.ru/biology/text/2106561
https://tatarica.org/ru/razdely/priroda/ohrana-prirody/krasnaya-kniga