Кызыл китап – ул саннары буенча юкка чыгу куркынычы астында торган хайван, үсемлек һәм гөмбә төрләре исемлеге. Кызыл китап – табигатьне саклау турында документ ул.
Татарстан Республикасының беренче Кызыл китабы 1995 елда басылып чыга, аңа флора һәм фаунаның 747 төре керә. Исемлекнең яртысыннан артыгын үсемлекләр тәшкил итә.
Кызыл китап даими рәвештә яңадан бастырылып тора. Бу кеше эшчәнлеге нәтиҗәләрен (табигатькә файдалы һәм зарарлы булганнарын) күзәтеп тору өчен кирәк. Төрләрне санау, популяцияне арттыру яки киметү әйләнә-тирә дөнья белән алга таба үзара тәэсир итешү ысулларын билгели. Татарстанның Кызыл китабының 2016 елгы соңгы, өченче басмасында хайваннарның 224 төре һәм гөмбәләрнең 48 төре, шулай ук үсемлекләрнең 340 төре турында әйтелә.
Татарстанда үсемлекләрнең сирәк очрый торган төрләренә куаклар да, агачлар да керә. Мәсәлән, республикада тәбәнәк бадәм һәм кәрлә каен очрый.
Барлык кыргый күке яшьләре (орхидея) дә юкка чыгу куркынычы астында тора. Алар арасында суганчалы калипсо, кызыл серкәбаш, яшел куыш таҗъяфрак, өчкә бүленгән каекчәчәк кебекләре бар.
Кызыл китапка кергән кайбер үсемлекләр, мәсәлән, төнбоек яки кызылчатырны сулыкларда яки алар янында очратырга мөмкин.
Уймак чәчәк, бүрәнкә чәчәк, шифалы мәче борчагы, аю колагы – шифалы үзлекләре буенча бик яхшы үсемлекләр, алар да әле Татарстанда табыла.
Чыганаклар:
https://tatarica.org/ru/razdely/priroda/ohrana-prirody/krasnaya-kniga