Кошлар бөтен дөнья буйлап таралган. Барлыгы 9 мең төр билгеле, Татарстанда шуның 321 төре яши. Барлык кошлар да республика территориясендә яшәми. Оя кора торганнарга – 198 төр, оча торганнарга – 52, очраклы очып килгәннәргә – 71 төр кош керә.
Татарстандагы барлык кошлар 19 отрядка бүленә. Алар арасында зур күпчелек – чыпчыксыманнар (130 төр керә). Шулай ук 27 төр шөлдисыманнар, 18 төр лачынсыманнар һәм 11 төр казсыманнар турында да билгеле.
Урманнар һәм сулыклар – безнең төбәктә кошлар өчен иң яраткан яшәү урыны. Агачлар арасында карчыга-көртлек, карчыга-бытбылдык, гади карчыга, тукран, чукырны күрергә мөмкин. Елгаларда һәм күлләрдә чумгалар, үрдәкләр, канмәргәннәр, акчарлаклар, күктүшләр яши. Кырларда, болыннарда, торак пунктларда күк күгәрчен, йорт чыпчыгы, кара карга, сыерчык, кара керәшә очрый.
Татарстандагы иң кечкенә кош (сары башлы кәрлә тургай) 5 тән алып 8 граммга кадәр авырлыкта, ә иң зурысының авырлыгы (ысылдавык аккош) 10 кг нан да артыграк була ала.
Кыр һәм бакчаларны корткычлардан арындырып, кошлар авыл хуҗалыгында мөһим роль уйныйлар. Керәшәләр, бакаавыз кошлар, күкеләр, корташарлар, тукраннар һәм бигрәк тә чыпчыксыманнар кеше өчен зарарлы бөҗәкләр белән тукланалар. Лачынсыманнар һәм ябалаксыманнар (ерткыч кошлар) кимерүчеләрне тоталар. Ләкин кошларның кайбер төрләре, мәсәлән, каргалар һәм саесканнар, бөртекле чәчүлекләргә зыян китерәләр, чөнки үсентеләрне һәм ашлыкны чүплиләр.
Шулай ук кошлар – ау спорты объекты. Үрдәкләргә, шөлдиләргә, күгәрченнәргә һәм башкаларга ау рөхсәт ителә.
Кыргый кошлардан тыш республикада тавык, күркә, үрдәк, каз кебек өйдә яши торган кошлар да үстерәләр.
84 төр кош Татарстанның Кызыл китабына кертелгән. Мәсәлән, кара бүксәле диңгез казы, кара ләкләк, чыелдык каз, зур ак челән.
Чыганаклар: