Балыкларны өйрәнә торган фән ихтиология дип атала. 20 гасыр башында Казан университетында ихтиология мәктәбе үсеш ала. 1931 елдан башлап, елга һәм күл балык хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтында Татар бүлеге эшләп килә.
Татарстан территориясендә 60 ка якын төр балык очрый, шул ук вакытта дөньяда бөтенесе 24 меңгә якын балык барлыгы билгеле. Балыкларны, төзелеше, яшәү урыны, өстенлек биргән азыгы принцибыннан чыгып, төркемнәргә бүләргә мөмкин.
Яшәгән сулыкларның төре ягыннан Республикада балыкларны 4 төркемгә бүләләр:
1. Бар җирдә яши ала торган балыклар: чуртан, корбан балык, алабуга һәм башкалар.
2. Күлләрдә һәм буаларда яши торган балыклар: табан балык (кәрәкә), кара балык, овсянка, күл гольяны.
3. Зур елгаларда яши торган балыклар: чөгә балык, ак опты, кара корсаклы балык (подуст), судак.
4. Салкын сулы чиста елгаларда яши торган балыклар: керкә, бәрде, гади гольян.
Иделдә сусаклагыч төзегәнче, Каспий диңгезеннән кергән севрюга, шип, Идел сельды, кара сыртлы сельд, акбалык, каспий сөләйман балыгыннан тыш башка төрләрне Татарстанда очратып булмый. Шул ук вакытта тагын җирле суларда сирәк кенә рус мәрсин балыгы һәм кырпы балыкны күзәтергә мөмкин. Иделне Ак, Балтика, Азов һәм Кара диңгезләргә куша торган каналлар төзелеше дә тискәре йогынты ясаган, ягъни ихтиофаунаның киңәюенә китергән. Елга елан балыгы, күл чабагы, вак балык, кабарынкы яңаклы Кара диңгез энә балыгы кебек балыклар барлыкка килә.
Сусаклагычларга, еллык табышның күләмен арттыру өчен, балыкларның кайбер төрләрен махсус җибәргәннәр. Аннан тыш балыклар сулыкка уңай йогынты ясый алалар. Мәсәлән, ак амур су өстенең суүсемнәр белән каплануына каршы көрәшә. Мондый балыкларның популяциясен саклау белән балык хуҗалыклары шөгыльләнә, чөнки аларның бөтенесе дә безнең климатта үрчи алмыйлар.
Балык – кеше рационының мөһим өлеше, шулай ук балыкчы-спортсменнарның теләп алган ганимәте, ләкин аларны тоту контрольсез булырга тиеш түгел. Башка хайваннар кебек үк, балыклар да – табигатьнең сакланырга һәм бәяләнергә тиешле өлеше. Балыкларның кайбер төрләре Татарстанның Кызыл китабына кертелгән инде. Мәсәлән, кырпы балыгы, рус мәрсин балыгы, европа бәрдесе, инеш керкәсе, мыеклы сагалак һәм башкалар. Аларның юкка чыгуына юл куярга ярамый.
Чыганаклар: