Зәңгәр күлләр – ул килеп чыгышлары буенча карст күлләре, алар зур түгел, әмма тирән һәм үтә күренмәле. Мондый төрдәге күлләрдә су минералларга бай. Әлеге күлләр комплексы Биектау районында, Щербаково авылыннан ерак түгел урнашкан. Янәшәдә генә Казансу елгасы ага.
Зәңгәр күлләр 1910 га мәйданлы табигать тыюлыгының (дәүләт тарафыннан саклана торган табигый комплекс) бер өлеше булып тора. Тирә-якта киң яфраклы һәм, наратлар өстенлек иткән, ылыслы-киң яфраклы урманнар үсә.
Зәңгәр күлләрнең иң зурысы – Олы Зәңгәр күл, аның тирәнлеге 13 метрга җитә, ә су өслегенең мәйданы 2,2 га тәшкил итә. Калган зәңгәр күлләр Кече Зәңгәр күлләр дип аталган.
Күлләрдә ел дәвамында 6-8 градус температура саклана, аларны җир асты сулары туендыра. Зәңгәр күлләрдәге су Казансу елгасына эләгә, шуңа күрә әлеге участокта елга катмый.
1950 елларга кадәр күлләрдә су тегермәннәре була. Моннан тыш, кешеләр җирле ләмнең файдалы булуын да иртә белеп алганнар, бу күзәтүне К.Ф. Фукс һәм А.В. Фаворский (Казан университеты профессорлары) раслый.
Күлләр үзләре генә түгел, ә табигать тыюлыгында яшәүчеләр дә үзенчәлекле. Мәсәлән, биредә су чаяны, тавышлы зур каракош, саргылт корташар һәм шулай ук ак планария (Татарстанда мондый микроскопик суалчан яши торган бердәнбер урын бу) очрый.
Чыганаклар:
https://tatarica.org/ru/razdely/priroda/gidrograficheskaya-set/ozera/bolshoe-goluboe-ozero
https://tatarica.org/ru/razdely/priroda/ohrana-prirody/golubye-ozera