Табигать белеме

Кара күл

Кара күл

Кара күл – төбәк әһәмиятендәге табигать истәлеге ул, Татарстанның Биектау районында урнашкан.

Күл өслегенең мәйданы 11 га тәшкил итә. Бу Казан кремле мәйданыннан аз гына кимрәк. Барлыкка килүе карст күренеше белән бәйле булуга карамастан, күл артык тирән түгел – 4 м. Сулык җир асты сулары исәбенә туена. Үтә күренмәлелеге 40 см га кадәр тирәнлектә саклана.

Күл ярларының биеклеге тигез түгел. Төньяк һәм көнбатыш ярлары – сөзәк, тәбәнәк, көнчыгыш ярының биеклеге 30 м дан башлана. Ярлары балчыклы, ерымнар белән кискәләнгән, аларның башларында агачлар үсә. Күлнең көньягында торф муентыгы бар.

Күлдә бөтерчек суалчаннарның берничә төре (күп күзәнәкле хайваннарның иң кечкенәләре), төрле иң гади төзелешле организмнар, балыклар яши.

Кара күл суда йөзә торган кошлар үрчетү, балык тоту һәм ял итү өчен файдаланыла.


Чыганак:

http://oopt.aari.ru/oopt/Озеро-Кара-Куль-Озеро-Каракуль