Аккош күлләре – Казанның «Аккош күле» урман паркында урнашкан күлләр системасы ул.
Сулыклар системасына өч күл керә: Кече Аккош күле, Олы Аккош күле һәм Коры Аккош күле.
Күлләрнең зурлыгы һәм тирәнлеге сезоннан сезонга үзгәреп тора. Алар өчен ташулар да, саегу да, кечерәю дә гадәти күренеш. Шуңа бәйле рәвештә күл өслегенең гомуми мәйданы 73 га дан 34,4 га га кадәр аралыкта үзгәреп тора.
Көньяктан күлләргә ком дюналары килә, ярлар монда биек һәм текә. Төньякта исә суга таба төшү урыны сөзәк, сазланган территорияләр очрый.
Күлләр нигездә язгы кар сулары белән туена. Биредә су йомшак, сизелерлек искә ия түгел һәм елның күп өлешендә үтә күренмәле. Көзгә таба Аккош күлләре бераз саргая.
Җирле суларда табан балык, ләрге, сазан кебек балыклар яши. Камышлар арасында үрдәкләр оя кора.
Казанлылар һәм Татарстан башкаласы кунаклары Аккош күлләре янында бик теләп вакытларын үткәрәләр. Территория һәр яктан төзекләндерелгән: йөрү юллары һәм ятаклар бар.
Чыганак:
https://tatarica.org/ru/razdely/priroda/gidrograficheskaya-set/ozera/lebyazhi-ozyora