Тарих

СЕБЕР ХАНЛЫГЫ

СЕБЕР ХАНЛЫГЫ, Көнбатыш Себердәге татар феодал дәүләте, 1420 еллар башында, Алтын Урда таркалганда һәм аның составыннан Шәйбани олысын аерганда барлыкка килә. Ханлыкка нигез салучы — Хаҗимөхәммәд бәк, ул Тура, Тубыл һәм Ишем елгалары буендагы җирләрне берләштерә. Башкаласы — Чынгы-Тура, соңрак Кашлык шәһәре. Биләмәләренә Иртеш белән Тубыл елгалары буендагы, Бараба даласы, Обь буе җирләре керә.

Халкы – җирле төркиләр һәм угор кабиләләре. Алар күчмә тормышлы аксөякләргә (ханнар, карачибәкләр, тайбугалар, бәкләр һәм морзалар) һәм «кара халык»ка бүленә. Идарәче ыруглар — Мангыт, Җәлаир, Коңгырат, Сәлҗиут, Найман. Дәүләт дине — ислам. Халкы терлекчелек, игенчелек, аучылык һәм һөнәрчелек (балчык савыт-саба ясау, тире иләү, тукыма, келәм туку, металл эшкәртү) белән шөгыльләнә, Урта Азия, Нугай Урдасы, Казан ханлыгы, Монголия, Көнбатыш Кытай һәм рус дәүләте белән сәүдә итә. Ханлык территориясе даругаларга бүленә, аларда ханның җирле идарә башлыклары идарә итә. Халык ханга һәм җирле идарә башлыгына салым түли.

Хаҗимөхәммәд Арал буена киткәннән соң, Себер аксөякләре баш күтәрә һәм Әбелхәерне хан итеп куя. 1430 елда аның гаскәрләре, җиңеп, Хаҗимөхәммәдне әсирлеккә алалар һәм җәзалап үтерәләр. Әбелхәер акрынлап идарә итү эшләрен Арал буенда җәелдерә һәм 1446 елда башкаланы Сыгнакка күчерә. 1448 елда нугайлар Ваккас җитәкчелегендә, Әбелхәерне бәреп төшерәләр һәм идарәне Ядегәргә тапшыралар. 1469 елларда Ибакъ, нугай морзалары Муса һәм Ямгырчы ярдәмендә, Төмән олысы җирләрен үзенә буйсындыра. Олы Урда ханы Әхмәд хан ярдәмендә алар Әбелхәер улы Шәех Хәйдәрне бәреп төшерәләр. Нәтиҗәдә, Күк Урдада сәяси таркалу барлыкка килә, һәм Көнбатыш Себердә Себер ханлыгы биләмәләре рәсмиләштерелә. Ибакъ идарә иткән чорда ханлык бик куәтле була. Ибакъ Арал буендагы күчмә үзбәкләргә һәм Олы Урда ханы Әхмәдкә каршы тора. 1481 елда Ибакъ Муса һәм Ямгырчы белән бергә Әхмәдне тар-мар итә. Шул ук елны ул бөек Мәскәү кенәзе Иван III белән – сәүдә, 1483 елда дуслык һәм союз килешүе төзи. Ибакъ 1495 елда Мөхәммәд Тайбуга җитәкчелегендәге аксөякләр фетнәсе вакытында үтерелә. XVI йөз урталарыннан руслар һөҗүме ешаю сәбәпле, Мөхәммәд Тайбуга нәселеннән булган Ядегәр хан 1555 елда үзен Рус дәүләтенең вассалы дип танырга мәҗбүр була. 1563 елда Шәйбанилар нәселе вәкиле Күчүм хан Тайбуга нәселеннән булган Ядегәр һәм Бикбулатны бәреп төшерә. 1572 елда Урал буенда Рус дәүләтенә каршы көрәш башлый. Моңа җавап итеп Себер ханлыгына рус яулары оештырыла. 1581 елда рус сәүдәгәрләре һәм сәнәгатьчеләре Строгановлар ярдәмендә атаман Ермак Себергә яу оештыра, Күчүм ханны тар-мар итә һәм Кашлык шәһәрен басып ала. Ханлык олысларга таркала. Күчүм хан үлгәннән соң (1598 ел), Себер ханлыгы тулысынча Рус дәүләтенә буйсындырыла.