Тарих

ОЛЫ УРДА

ОЛЫ УРДА (Олуг Олыс, Бөек Урда), татар ханлыгы. XV йөзнең 30 нчы елларында Алтын Урданың таркалу чорында Кара диңгез алды далаларында – Идел белән Днепр елгалары арасында барлыкка килә. Ул асылда Алтын Урданың дәвамчысы булып тора. Башкаласы – Сарай әл-Җәдид. Ханлыкның беренче идарәчесе – Сәед Әхмәд хан.

Төп халкы – татарлар. Ханлыкта яшәүчеләр күчмә терлекчелек, игенчелек белән шөгыльләнәләр, Урта Азия, Кавказ арты, шәркый гарәп илләре һәм башка мәмләкәтләр белән сәүдә итәләр. Халык аксөякләр (солтан, әмир, бәк, морза) һәм ясаклылар (кара халык) катлауларына бүленә.

Ханлыкның административ территориаль төзелеше һәм хакимият органнары структурасы Алтын Урда дәүләтендәге тәртипләргә нигезләнә. Идарәчесе – хан, ул хан диванына кергән карачыбәкләр аркылы идарә итә. Гаскәр башлыклары, дәүләт хезмәтендәге түрәләр, дин әһелләре зур булмаган биләмәләргә ия булалар, хезмәтләре өчен беркадәр керем алалар. Дәүләт дине – ислам. Олы Урда ханнары Әстерхан ханлыгында протекторат урнаштыра, Кырым ханлыгына бәреп керә, рус җирләренә яу чаба. Мәскәү кенәзлегенә һәм Кырым ханлыгына каршы барган көрәштә җиңелә. 1491 елда, Шәех Әхмәд хан чорында, Кырым ханы Миңлегәрәй ханлыкны тар-мар итә һәм 1502 елда Олы Урданы мөстәкыйль дәүләт буларак юкка чыгара.

Ханнар:

  • Сәед Әхмәд (1430 еллар–1460 еллар башы)
  • Әхмәд (1460 еллар башы–1481)
  • Шәех Әхмәд (1481–1500 еллар башы).

Мәкаләдәге сылтамалар