АЛТЫН УРДАДА ТӘХЕТ ЧУАЛЫШЛАРЫ (рус елъязмаларында «Великая замятня» -«Олуг болганыш»), 1360–1380 елларда Алтын Урда варисларының тәхет өчен үзара көрәше. Яңа җирләр яулау, эчке һәм тышкы сәүдәнең ныгуы нәтиҗәсендә мөстәкыйль булырга омтылган аерым шәһәрләр, өлкәләр барлыкка килә. Бату ханнан килгән идарәчеләр нәселенең өзелүе сәбәпле Алтын Урда тәхете Җүчинең икенче улы Урда Эҗен варислары кулына күчүе кайбер аксөякләрдә ризасызлык тудыра. Шул рәвешле бер-берсе белән көрәшүче ике төркем барлыкка килә. Кырым төбәкләрендә Мамай әмир төркеме өстенлек итә. Мамай әмир чыңгызыйлар нәселеннән булмаса да, Алтын Урдада тәхет чуалышлары вакыйгаларында актив катнаша – үз йогынтысындагы чыңгызыйларга тәхет яулаша. Ике төркемнең тарткалашуы нәтиҗәсендә илдә тотрыклылык бетә, Алтын Урда тәхетендә 20 ләп хан алмашына. Тотрыклылыкка ирешү өчен Мамай әмир 1380 елда Алтын Урда буйсынуында булган рус кенәзлекләренә яу белән бара. Ләкин ул Куликово кыры сугышыннан соң Алтын Урданың көнбатыш олыс-өлкәләре өстеннән булган хакимлеген дә югалта. Элек аңа йөз тоткан Ак Урда хан-әмирләре хәзер Туктамыш ханга буйсыналар. Туктамыш Аксак Тимер белән Идегәй ярдәмендә башта Күк Урда тәхетен, аннары, Ак Урданы да кертеп, Алтын Урда тәхетен яулап алуга ирешә. Дәүләт күләмендә барган көрәш, сугыш-бәрелешләр илнең көч-куәтен нык киметә, икътисади бөлгенлеккә төшерә. Сәүдә элемтәләре өзелә. Егерме ел дәвамында барган тәхет чуалышлары тәхеткә Туктамыш хан утыргач бастырыла, ләкин ул Алтын Урданың таркала башлавына китерә.