Тарих

САФАГӘРӘЙ ХАН

САФАГӘРӘЙ ХАН (1510 ел тирәсе, Бакчасарай шәһәре–1549 ел, Казан), Казан ханы (1524–1531 еллар, 1535–1546 еллар, 1546–1549 еллар). Сәхибгәрәй ханның бертуганы Мөхәммәтгәрәй улы.

Казан тәхетенә Булат Ширин җитәкчелегендәге карачыбәкләр төркеме ярдәмендә утыра. 1526 елда Мәскәү белән солых килешүе төзелә, әмма 1530 елда Рус хөкүмәте кабат сугыш башлый. Рус гаскәрләре Казанны камап алалар, әмма җиңеләләр. Хан хакимиятенең көчәюе Булат Ширин һәм Гәүһәршад ханбикә җитәкчелегендәге Казан аксөякләренең Кырымнан килүчеләргә каршы күтәрелешенә китерә. Баш күтәрүчеләр, ярдәм сорап, Мәскәүгә мөрәҗәгать итәләр. 1531 елның маенда Сафагәрәй хан тәхеттән куыла, Нугай Урдасына, соңрак Кырымга кача; 1533 елда Кырым гаскәрләре белән Рязань җирләренә басып керә. Казанның яңа ханы Җангали сәясәте аксөякләрдә канәгатьсезлек уята, һәм ул тәхеттән куыла. Казан тәхетенә кабат Сафагәрәй хан утыра. Ул Сөембикәгә өйләнә. 1536–1537 елларда, Мәскәүдәге үзара сугышлардан файдаланып, Рус дәүләтенә яу оештыра, Түбән Новгород, Балахна, Муром шәһәрләрен камап ала. Канәгатьсез бәк-морзалар кабат Мәскәү белән сөйләшүләр алып баралар. 1545 елда рус гаскәрләре фетнәчеләргә ярдәмгә киләләр, әмма уңышсызлыкка дучар булалар; Булат Ширин, Гәүһәршат үтерелә. 1546 елда Сафагәрәй Нарыйк улы Чура бәк, Боерган сәед һәм Кадыш бәк тарафыннан тәхеттән куыла. Нугай Урдасына, соңыннан Әстерханга кача. 1546 елның язында, Әстерхан ханы Ак Күбек белән килешеп, Казанны камап алмакчы була. 1546 елның июль аенда, Нугай Урдасы бәге Йосыф белән килешү төзеп, аннан гаскәр алып, Казанга кире кайта һәм Шаһгалине тәхеттән бәреп төшерә. Хакимиятне кайтаргач, Сафагәрәй Чура Нарыйковны, Кадыш бәкне һәм үзенең башка дошманнарын үтертә. 1549 елның мартында Сафагәрәй кинәт вафат була, тәхет аның улы Үтәмешгәрәйгә күчә.