Тарих

ГӘҮҺӘРШАД

ГӘҮҺӘРШАД (1481 ел–1546 елдан соң), Казан ханбикәсе, 1531–1533 елларда балигъ булмаган Җангали хан заманында дәүләт белән идарә итә. Ибраһим хан белән Нурсолтан бикәнең кызы, Мөхәммәдәмин ханның сеңлесе. Мәскәү тарафдарлары Булат Ширин, Нарыйк улы Чура бәк, Кече Али морза белән берлектә Казан ханлыгының эчке тормышында һәм тышкы сәясәтендә Кырым ханнары йогынтысы көчәюгә каршы көрәшә, Рус дәүләте белән мөнәсәбәтләрне тыныч юл белән җайга салуны яклый. Сафагәрәй ханны Казан тәхетеннән кууны оештыручыларның берсе. Сафагәрәй нугайлар ярдәмендә тәхетне үзенә кире кайтаргач, үз тарафдарлары белән эзәрлекләүләргә дучар ителә.

Мәкаләдәге сылтамалар