Тарих

НУГАЙ УРДАСЫ

НУГАЙ УРДАСЫ (Мангыт йорты), Алтын Урда таркалганда, XIV йөз ахыры–XV йөз башында барлыкка килгән күчмә төркиләр (нугайлар) дәүләте. XIV йөз ахырында Идегәй Җаек белән Җембе (Эмба) елгалары арасындагы җирләрдә ярыммөстәкыйль Мангыт йорты олысына нигез сала. 1430–1450 елларда Мангыт йорты Әбелхәер хан төзегән күчмә дәүләт составында була. Бу дәүләт таркалганнан соң, мангытлар мөстәкыйль дәүләт булып оешалар. XV йөзнең 2 нче яртысында мангытларның бәкләренә һәм морзаларына буйсынулы кабиләләрнең күпчелеге уртак исем белән «нугай» дип атала башлый. Мангыт йорты «Нугай Урдасы» яки «Нугай Олысы» дигән исем ала. XVI йөздә Нугай Урдасы көнчыгышта Иртеш елгасыннан алып, көнбатышта Иделгә кадәр һәм төньякта Чулман буйларыннан башлап, көньякта Сырдәрьяга кадәр җәелгән була. Үзәге – Сарайчык шәһәре. Нугай Урдасы 120 гә якын ыруг-кабиләне (илне) берләштергән, шулардан эрерәкләре: бодрак, каңгылы, кыпчак, катай, мангыт, уйшун, мин (меңнәр), найман. Идарәче бәкләр, гадәттә, Идегәй нәселеннән була. Халкының төп шөгыле — күчмә терлекчелек, кышлау тирәләрендәге җирләрдә, бик примитив рәвештә булса да, иген иккәннәр. Казан, Әстерхан, Мәскәү белән сәүдә эшләре алып барганнар. Шәех Мамай (1548–1549 еллар) һәм Йосыф (1549–1554 еллар) бәкләр идарә иткәндә, Нугай Урдасы Көнчыгыш Европа һәм Себер төбәгенең халыкара мөнәсәбәтләрендә актив роль уйный, еш кына Әстерхан, Казан, Себер һәм Кырым ханлыкларының эчке эшләренә дә тыкшына. Казан тәхетенә Мамык ханның (1496 ел), Сафагәрәй ханның (1546 ел) нугайлар гаскәре ярдәмендә утыртылуы мәгълүм. Казан ханлыгы һәм Нугай Урдасының идарәчеләре үзара мөнәсәбәтләрне никахлар аркылы да ныгытканнар: Казан ханнарыннан Ибраһим – Нугай Урдасы бәге Тимернең кызы Нурсолтанга, Мөхәммәдәмин – Муса бәк кызы Фатыймага, Җангали һәм аның вафатыннан соң Сафагәрәй Йосыф бәк кызы Сөембикәгә өйләнәләр. Мәскәү кенәзлеге Казан ханлыгын басып алганнан соң, Нугай Урдасында Мәскәү яклы һәм аңа каршы булган аксөякләр арасында көрәш башланып, дәүләт көчсезләнә, соңрак Олы Нугай Урдасына, Кече Нугай Урдасына, урдачыкларга (Шәех Мамай нәселе урдасы) бүлгәләнә.