Тарих

САРАЙЧЫК

САРАЙЧЫК, урта гасырларга (XIII–XVI йөзләр) караган Алтын Урда шәһәре, соңрак Нугай Урдасы башкаласы. Урта Азиядән Европага узучы сәүдә юлының әһәмиятле ноктасы. Иң югары күтәрелешкә XIV йөз–XV йөз башында, нугай бәкләре резиденциясе һәм Идел аръягының мөһим сәяси, хуҗалык-сәүдә һәм дини үзәге булып торган вакытында ирешә. 1580 елда Җаек казаклары тарафыннан җимертелә; акрынлап бетүгә йөз тота. Археологик калдыклары Казакъстанның Гурьев өлкәсендәге Сарайчык авылы янында табыла. Мәчетләр, торак һәм хуҗалык биналары, төрбәләр калдыклары сакланып калган.

Мәкаләдәге сылтамалар