Тарих

МӘКТӘП

МӘКТӘП (гарәпчәдән – язу урыны). 1. Башлангыч мөселман уку йорты. Мәктәпләр гарәп илләрендә VII–VIII йөзләрдә барлыкка килә, соңрак барлык мөселман илләрендә тарала. Идел буе Болгар дәүләтендә X йөздән билгеле, Алтын Урда, Казан ханлыгы вакытында да булалар. XVIII йөзнең икенче яртысында Россия составындагы Идел-Урал төбәкләрендә ярым тыелган була. 1773 елда «Теләсә нинди дин тоту иреген тану» фәрманын кертү белән, мөселман руханиларына балаларга дини белем бирү бурычы йөкләнә, һәрбер указлы мулла бер үк вакытта мәктәп укытучысы да була. Мәктәпләр мәхәллә халкы акчасына тотыла. Аларның күбесендә мәхәллә муллаларыннан тыш, башка мөгаллимнәр дә укыта, кече яшьтәге укучыларга указлы мөәзиннәр дәрес бирә. XIX йөздә — XX йөз башында мәктәпләрдә татар ир балалары белем ала. XIX йөзнең икенче яртысында кыз балалар өчен дә мәктәпләр барлыкка килә, аларда руханилар гаиләсеннән булган хатын-кызлар укыта, соңрак имам-хатиплар үзләре дә укыта башлый. XIX йөзнең соңгы чирегенә кадәр мәктәпләрдә укыту дини характерда була: укучылар уку, язу, арифметика, гарәп теле, догалар, мөселманнарга фарыз булган гамәлләрне өйрәнә, әхлакый-догматик эчтәлекле китаплар укый, Һәфтиякне (Коръәннең 7 нче өлеше) ятлыйлар. XIX йөз ахырында–XX йөз башында җәдитчелек үсеше нәтиҗәсендә күп мәктәпләр аның принципларына туры китереп үзгәртеләләр. Укырга-язарга өйрәтүдә аваз алымы, сыйныф-дәрес системасы белән укыту кертелә. Татар, гарәп телләре, арифметика өйрәнелә, табигать, тарих, география фәннәре буенча башлангыч мәгълүмат җиткерелә, күп мәктәпләрдә рус теленнән башлангыч белем бирелә. Мәктәпләрнең эшчәнлеге совет хөкүмәте вакытында да туктатылмый, 1926 елда 800 мәктәптә 30 мең бала укый. 1929 елга кадәр мөселман руханиларына балаларны укытырга рөхсәт ителә; совет мәктәпләре булмаган төбәкләрдә муллалар балаларны укыткан өчен дәүләттән матди ярдәм алалар. Мәктәпләр, күпчелек мөселман мәхәлләләре белән бергә, 1930 еллар башында ябылалар. 1990 еллар башыннан, балалар һәм өлкәннәр өчен якшәмбе мәктәпләре буларак, яңадан ачылалар, анда гарәп теле һәм графикасы, ислам дине нигезләре өйрәнелә.

2. Гомуми белем бирә торган уку йорты. Совет хакимияте урнашканнан соң, чиркәүне дәүләттән һәм мәктәпне чиркәүдән аеру турындагы Декрет (1918 ел) белән дөньяви белем бирү принцибы кертелә. Гимназия белән реаль училищеләр бердәм урта мәктәп итеп үзгәртелә, 1920 елдан республикада халык арасында наданлыкны бетерү буенча планлы программа гамәлгә ашырыла. 1920–1930 елларда беренче тапкыр татар телендә гомуми белем бирү дәүләт системасы булдырыла: ана телен һәм әдәбиятын, рус телен өйрәнү методикасы буенча программалар һәм уку ярдәмлекләре, гуманитар һәм табигать фәннәре буенча дәреслекләрнең рус теленнән тәрҗемәсенең тулы комплекты әзерләнә. 1933/34 уку елында СССРда гомуми башлангыч белем бирү кертелә. 1936/37 уку елында шәһәрләрдә җидееллык белем бирү мәҗбүри була. ТАССРда милли мәктәпләр үсешендә татар теле алфавиты алмашуҗитди каршылыклар тудыра. 1950 елларның 2 нче яртысында халык мәгарифе үсешендә мөһим бурычларның берсе хәл ителә: 1955/56 уку елында гомуми мәҗбүри җидееллык, 1959/60 елда — гомуми сигезьеллык белем бирү кертелә. 1970 елларда мәктәп яшендәге барлык балаларны гомуми мәҗбүри урта белем бирүгә күчерү гамәлгә ашырыла. 1950 еллар ахырыннан Татарстанда татар телендә укытуны бетерү сәясәте уздырыла, шәһәрләрдә һәм район үзәкләрендә барлык милли мәктәпләр рус телендә укытуга күчерелә, рус мәктәпләрендә укучы татар балалары өчен ана телен өйрәнү кыскартыла. 1980 еллар башына Казанда нибары 1 татар мәктәбе кала. 1990 елларда милли мәдәниятне тергезү, милли мәктәпләр эшләрен яңарту, балаларның ана телен өйрәнүен оештыру эшчәнлеге башлана. 1990–2000 елларда татар гимназияләре челтәре булдырыла, күп мәктәпләрдә татар сыйныфлары эшли башлый, гомуми белем бирү мәктәпләре программаларына татар телен укыту кертелә. Махсуслаштырылган мәктәп, гимназия, лицейларның саны шактый арта, дәүләтнеке булмаган мәктәпләр барлыкка килә.

2009 елда Татарстанда 2300 ләп гомуми белем бирү мәктәбе, шул исәптән татар телендә белем бирә торган 1138 мәктәп эшли. 2000 еллар ахырында гомуми белем бирү учреждениеләрен җан башыннан финанслауга күчү «оптимальләштерү»гә, ягъни аз комплектлы авыл мәктәпләрен ябуга, бу исә гомуми белем бирү мәктәпләре санының кискен кыскаруына, милли мәктәпләрнең кимүенә китерә: 2012 елда Татарстанда 1589 гомуми белем бирү уку йорты, шул исәптән 852 татар телендә белем бирүче мәктәп, 69 татар гимназиясе эшли.

Мәкаләдәге сылтамалар

Татарстан табигате

Татарстан – ул күптармаклы сәнәгатькә һәм югары үсеш алган авыл хуҗалыгына ия эре регион. Республиканың мәгариф һәм фән потенциалы югары.