Тарих

КЫРЫМ ХАНЛЫГЫ

КЫРЫМ ХАНЛЫГЫ (1441/1443–1783), Кырымдагы урта гасырлар дәүләте. Алтын Урданың таркалу чорында аның Кырым олысы территориясендә барлыкка килә. Кырым ханлыгын нигезләүче – Кырымда җирле татар аксөякләре һәм Польша-Литва дәүләте ярдәме белән хакимияткә килгән Хаҗигәрәй хан (1441/1443–1466 еллар). Иң куәтле заманында (XV йөз уртасы) Кырым ханлыгының чикләре Кара диңгез буйларының төньяк өлешенә, көнбатышта Днестр тамагыннан алып, көнчыгыштаДонның уңъяк ярына, төньякта Бурсыклы (Ворскла) елгасына кадәрге территорияне колачлый.

Кырым ханлыгындагы административ бүленеш урта гасырлардагы төрки-татар дәүләтләре өчен традицион була һәм дүрт нәселнең — Аргын, Барын, Кыпчак һәм Ширин ыругларының эре биләмәләреннән тора. Күчмә Едисан, Буҗак, Кече Нугай Урдасы биләмәләре Кырым ханлыгына бәйле була. Чәчәк ату чорында ханлык бәклекләргә бүленә, аларның һәрберсе берничә торулык җирләрен берләштерә һәм төрле татар нәселләре вәкилләре тарафыннан идарә ителә.

Башкаласы Бакчасарай – эре дини, сәяси һәм сәүдә үзәге. Башка эре шәһәрләре: Солхат (Иске Кырым), Кафа, Аккирмән, Азак (Азов), Кырык Йорт (Чуфут Кала), Гёзләү, Судак. Алар барысы да бәйлекләрнең административ хакимият, һөнәрчелек, сәүдә, дини тормыш үзәкләре булалар.

Кырым ханлыгы җирләрендә татарлар, греклар, әрмәннәр, караимнар, кырымчаклар, порт шәһәрләрендә итальян сәүдәгәрләре дә яши.

Аксөякләр үзләрен — татарлар (кайбер очракларда «кырымлы» дип тә өстиләр), төп халык күп очракта дини төсмер белән мөселманнар дип атый.

Кырым ханлыгында төп тел төрки тел була, шул ук телдә эш кәгазьләре тутырыла, дипломатик язышулар алып барыла һәм әдәби әсәрләр иҗат ителә, XVI йөздән аңа госманлы төрекләр теленнән күпсанлы сүзләр үтеп керә башлый.

Кырым ханлыгы халкының хуҗалык итү рәвеше төбәкләрнең үзенчәлекләренә бәйле була: югары үсеш алган игенчелек, бакчачылык һәм йөзем үстерү – таулар итәгендәге көньякта, ярымкүчмә терлекчелек Кырымның далалы өлешендә һәм Кара диңгезнең төньягында таралыш ала. Бодай, арпа, тары, дөге, ясмык; бакчаларда шәфталу, груша, слива, чия, чикләвек агачлары, алмагачлар үстерелә. Халык умартачылык, балыкчылык һәм сунарчылык белән шөгыльләнә. Шәһәрләр, бигрәк тә портлары булганнары, югары үсеш алган һөнәрчелек (тимер эшкәртү, сугыш кораллары ясау, туку, күн җитештерү, агач эшкәртү, чүлмәкчелек, зәркәнчелек, төзелеш) үзәкләре була. Төркия, Россия, Польша, Кавказ арты илләре белән сәүдә багланышлары үсә. Читкә чыгарылган төп товарлар — бодай, бал, шулай ук коллар; башка илләрдән корал, тукымалар, тәмләткечләр, затлы әйберләр кертелә. Иң зур ярминкәләрнең Кафа, Гёзләү, Судак һәм Ор-Капуда (Перекопта) уздырылуы мәгълүм.

Кырым ханлыгында югары хакимият Җүчи хан варислары — Гәрәйләр нәселе ханнары кулында була. Тамгасы (гербы) – өч тешле тарак, туграсы Кырым ханнарының дипломатик документларында төрле формаларда сакланган каллиграфик язмалы тамга рәвешендә була. 1475 елда Кырым ханлыгы Госманлылар империясенең вассалына әверелгәннән соң, анда башка төрле хакимият системасы урнаша. Кырым ханлыгы белән чынлыкта төрек солтаны идарә итә; ул, ханнарны тәхеттән төшерүгә һәм аларны билгеләүгә хокуклы булган хәлдә, ханлыкның барлык халыкара багланышларын контрольдә тота, Кырым гаскәрләрен яуга җибәрергә әмер бирә ала. Формаль рәвештә Кырым ханлыгы ханнары бүленмәс хакимияткә ия монарх булып калалар, ләкин чынлыкта аларның хакимияте төрек солтаннары һәм идарәче кланнар тарафыннан чикләнә. Ханнар үз мөһерләре белән илнең барлык кануннарын раслыйлар, башка төрле вәкиллек вазифалары башкаралар. Ханның Альма, Кача һәм Салгир елгалары үзәннәрендәге олысы аның байлыгының нигезен тәшкил итә. XV йөз ахырыннан ханнарның резиденциясе Бакчасарайда урнаша. Ханнан кала әһәмияте буенча Гәрәйләр нәселенең икенче дәрәҗәдәге иң өлкән вәкиле – калга, ягъни тәхет варисы санала. Аның резиденциясе һәм администрациясе Ак Мәчеттә урнаша. Калга биләмәсе калгалык-варислык буенча тапшырылмый, ә дәүләт милке булып исәпләнә. 1578 елдан Кырым ханлыгында тагын бер тәхет варисы (әһәмияте буенча нәселдә өченче дәрәҗәдәге нурадын титулы) барлыкка килә; аның биләмәләре Альма үзәнендәге Качи-Сарайда урнаша. Чынлыкта хакимият татар аксөякләре кулында була; алар арасында 4 идарәче ыруг: Ширин, Аргын, Барын һәм Кыпчак (Яшлау) ыруглары йогынтылы урын били. Соңрак аларга нугайларның Мангыт (Мансур) һәм Сиҗәүт ыруглары кушыла. XVI–XVIII йөзләрдә кланнарның абруйлык дәрәҗәләре үзгәрә: мангытлар Аргын, Кыпчак һәм Барын ыругларын хакимият структураларыннан кысрыклап чыгаралар. Аксөякләр хан каршында оештырылган диван аша дәүләт эшләренә йогынты ясыйлар. Аның составына калга, нурадын, ширин-бәй, мөфти, карачыбәкләр җитәкчелегендә дүрт идарәче ыруг вәкилләре, өч күчмә урда (Буҗак, Едисан, Нугай) идарәчеләре — серакәсирләр керә. Диван барлык дәүләт эшләре белән җитәкчелек итә, шулай ук сословиеле һәм җирле мәхкәмәләр карамагына кермәгән җитди мәхкәмә эшләрен карый, дәүләт чыгымнарын билгеләү белән шөгыльләнә.

Югары административ һәм хәрби хакимият Ширин ыругыннан булган карачыбәккулында туплана (аның резиденциясе Солхатта урнаша). Дәүләтнең тышкы иминлеген тәэмин итү белән ор-бәк шөгыльләнә (резиденциясе Перекопта була). Финанс эшләре һәм салымнар җыю белән хан агасы (вәзир), шулай ук төрле чиновниклар — казандар башы, актачы башы, дәфтәрдар башы, килләрҗе башы һәм башкалар җитәкчелек итә. Төркия империясенә бәйлелеккә кергәннән соң, Кырым тормышында солтан вәкиле мөһим роль уйный башлый.

Кырым ханлыгында аксөякләрнең социаль статусы җир биләү (яки бер төрле салым җыю) хокукларына нигезләнгән иерархия системасына таяна. Җир биләү өчен аның хуҗалары үзләре буйсынган затка хезмәт итәргә тиеш булалар. Биләмә шартлы (икта, сөйургал) һәм шартлар белән чикләнмәгән төрдә була (тархан, ягъни салымнардан һәм төрле җыемнардан тулысынча яки аларның бер өлешеннән азат ителү). Аксөякләрнең югары катлавын Гәрәйләр вәкилләре – калга, нурадын, солтаннар, морзалар, бәкләр һәм йомышлы вак аксөякләр — әмәлдәшләр һәм сердәшләр тәшкил итә. Кырым ханлыгының гаскәре, хан гвардиясеннән (капы-кулу) һәм татар ыруглары халкыннан, шулай ук хәрби чара максатларыннан чыгып, 4 меңнән 200 мең яугиргә кадәр исәпләнгән күчмә кабиләләр гаскәрләреннән туплана. Армиянең үзәге хәрби җитәкчеләрдән һәм, башлыча, авыр коралланган җайдаклардан (аларның гомуми саны 8–10 мең кешегә җиткән), йомышлы аксөякләрдән тора. XVI йөз башында төрек армиясе тибындагы даими профессиональ армия төзелә башлый, аның составына мушкетлар белән коралланган җәяүле яугирләр отрядлары, шулай ук кыр артиллериясе керә. Ачык кырдагы сугышларда һәм ныгытмаларны саклаганда артиллерия кулланыла. Елгаларны кичүдә һәм елга сугышларында хәрби һәм транспорт максатындагы флот файдаланыла. XVI–XVIII йөзләрдә Кырым ханы отрядлары күбесенчә Төркия гаскәрләре составында хәрәкәт итәләр.

Халыкның төп массасын дәүләткә яки феодалга салымнар түләгән катлаулар тәшкил итә. Төп салым татар дәүләтләре өчен традицион ясактан гыйбарәт була. Гамәлдә булган башка төрле салымнар, җыемнар һәм бурычлар: гаскәрләргә һәм хакимиятләргә азык-төлек, кирәк-яраклар тапшыру (анбар малы, өлүфә сүсүн), ям бурычы (илче кунак), руханилар өчен җыелучы салым (гошер һәм зәкят). Кырым татарларының хәрби отрядлары төрек солтаннарының яуларында катнашкан өчен түләүләр, Польша һәм Россия тарафыннан үз территорияләренә һөҗүмнәр булмасын өчен түләнгән акчалата контрибуцияләр, шклай ук ганимәт малы казнага зур керемнәр китерә.

Кырым ханлыгында дәүләт дине ислам була. Сәедләр нәселеннән булган мөфти рухи җитәкче була. Мөфтиләр һәм сәедләр илнең сәяси тормышында актив катнашалар һәм казыйлык эшчәнлеге алып баралар. Руханилар катлавына гыйбадәт кылу һәм гражданнар эшләре буенча мәхкәмә эшләрен карау белән шөгыльләнгән шәехләр, казыйлар, муллалар, имамнар, хафизлар керә. Руханилар шулай ук дини уку йортлары — мәктәпләр һәм мәдрәсәләр белән җитәкчелек итәләр. Әлеге уку йортларында ил халкының бер өлеше укырга-язарга өйрәнә һәм диннең төп кануннарын үзләштерә. Мәдрәсәләр һәм хан сарае каршында кулъязмалар китапханәләре булуы, китапларны күчереп язучылар эшләве турында мәгълүматлар сакланган. Безнең көннәргәчә килеп җиткән язулы әйберләр, эпиграфик язулы кабер ташлары, эш кәгазьләре халыкның белемлелеген һәм мәдәнилеген күрсәтә. Әдәбият көчле үсеш ала. Газигәрәй ханның «Гөл вә былбыл» дигән поэмалар һәм шигырьләр җыентыгы сакланган. Шулай ук Баһадиргәрәй һәм Сәлимгәрәй ханнар да шагыйрьләр булалар. Кырым ханлыгында рәсми историография була. XVI–XVII йөзләрдә Рәммал хуҗаның «Тарих-и Сәхиб-Гәрәй хан», билгесез автор тарафыннан язылган «Тәварих-и Дәшт-и Кыпчак» (1638 еллар тирәсе), Хаҗи Мәхмәд Сенаинең «Тарих-и Сәед-Гәрәй хан» әсәрләре барлыкка килә. Сәйед Мөхәммәд Ризаның XVIII йөздә язылган «Әс-сәбгъ әс-сәййар» («Җиде планета») дип аталган фундаменталь хезмәте мәгълүм. Бу әсәрләрнең төп мотивы – татар тарихының үзбәясен дәлилләү, Төркия тарихында Кырым ханнарының ролен һәм тоткан урынын күрсәтү.

Төзелеш эшләре һәм архитектура югары дәрәҗәдә үсеш кичерә. Мәсәлән, Бакчасарай ак таштан төзелгән Тахталы Җами (1704 ел), Яшел Җами (1764 ел), Хиҗи Җами (1762–1769 еллар) мәчетләре белән шөһрәт казана. Евпаториядә Җөми Җами (XVI йөз) мәчете төзелә. Ташны уеп бизәкләү сәнгате югары үсешкә ирешә, үсемлек орнаменты белән уеп бизәлгән кабер ташлары эшләнә.

Кырым ханлыгы халкы, төп сәяси, мәдәни һәм тел традициясенә нигез салып, хәзерге Кырым-татар милләте оешуга җирлек тудыра.

Кырым ханлыгы актив тышкы сәясәт алып бара. Дәүләт эчендә үзләренең хәлләрен ныгытканннан соң, Хаҗигәрәй һәм аның оныклары Олы Урда ханнары белән сугышлар алып баралар, еш кына Рус дәүләте белән союз төзиләр. Ләкин бу чорда үзенең хакимиятен тулысынча Кара диңгез буйларына җәелдергән Госманлылар империясенең йогынтысы кискен көчәя. 1475 нең 1 июнендә төрек флоты Кафаны һәм башка итальян колонияләрен һәм готлар кальгаларын басып ала. Шул вакыттан Кырым ханы Төркия солтанының вассалына әверелә. XVI йөзнең 30 елларында, Төркиянең көчәюе һәм Россиянең Идел буенда экспансиясе башлану нәтиҗәсендә, Россия-Кырым мөнәсәбәтләре катлаулана. Алар, Казанда руслар тарафыннан хакимияткә куелган Шаһгали хан бәреп төшерелеп, тәхеткә Сәхибгәрәй хан утыртылганнан соң, аеруча кискенләшә. Казан тәхетенә Сәхибгәрәйне, шуннан соң аның энесе Сафагәрәйне утырту Мәскәү һәм Кырым ханлыгы арасында низаглар һәм сугышлар башланып китүгә китерә. 1546 елда Сафагәрәй вафат булганнан соң, русларның яулары ешая, һәм бу процесс Казанны яулап алу (1552 ел) белән тәмамлана. Кырым ханлыгының Россиягә каршы сугышлары башлана, бу сугышларда Кырым ханы Казанга Гәрәйләр нәселеннән булган ханнарны кайтаруны төп таләп итеп куя. Төркия Кырым ханлыгына булыша, ул, үз йогынтысын Төньяк Кавказга җәелдерергә омтылып, Әстерханга һөҗүм итә, ләкин яу уңыш китерми (1569 ел). 1571 елда Дәүләтгәрәй хан Мәскәү янына килеп җитә, шәһәрне яндыра, әмма 1572 елда Молоди янындагы сугышта җиңелә, Мәскәү белән солых төзергә мәҗбүр була. Казанны рус хакимлегеннән азат итү омтылышлары барысы да уңышсыз тәмамлана. XVII–XVIII йөзләрдә Кырым ханлыгы Төркия империясенең Венгриягә, Речь Посполита, Россия, Австрия һәм Иранга каршы сугышларында катнаша. Кырым ханлыгы гаскәрләре берничә тапкыр Россия, Украина, Польша һәм Валахия территорияләренә һөҗүмнәр ясыйлар.

XVII йөз ахырында Төркиягә каршы сугыш вакытында Россия Кырымга яулар белән килә (1687 ел, 1689 ел), алар нәтиҗәсез төгәлләнә. 1711 елда Кырым ханлыгы гаскәрләре Россиягә каршы сугышта катнаша; сугыш Прут солыхы төзү белән тәмамлана, нәтиҗәдә, Кырым ханлыгы сакланып кала. XVIII йөз ахырында Россия империясенең яулап алу сәясәте рус-төрек сугышлары башлануга китерә. 1774 елгы Кечек-Кайнарҗи солых шартнамәсе буенча Кырым ханлыгы Төркия вассалы булудан туктый һәм Россия йогынтысы сферасына күчә. Шаһибгәрәй хан (1777–1783 еллар) сәясәте халыкта һәм аксөякләрдә ризасызлык уята һәм баш күтәрүгә китерә. Яңа ханның Россия тарафыннан расланмавын сәбәп итеп, Кырымга рус гаскәрләре керә. 1783 елда Кырым ханлыгы Россия империясенә кушыла. 1783 елның 8 апрелендә императрица Екатерина II Манифест чыгара, аның буенча Кырым, Тамань һәм Кубан рус өлкәләренә әвереләләр. Формаль рәвештә халыкның элеккеге хокуклары, аның тыныч тормыш итү һәм мәхкәмә тәртибе саклана. Кырым өчен яңа дәвер — русларның аны колонияләштерүе һәм татарларны акрынлап кысрыклап чыгару чоры башлана.

Ханнар:

  • Хаҗигәрәй (1443–1466 еллар);
  • Нурдәүләт (1466–1469 еллар, 1474–1477 еллар);
  • Миңлегәрәй I (1469–1515 еллар, 1474–1478 елларда бүленеп);
  • Җанибәкгәрәй I (1477–1478 еллар);
  • Мөхәммәдгәрәй I (1515–1523 еллар);
  • Газигәрәй I (1523–1524 еллар);
  • Сәгадәтгәрәй I (1524–1532 еллар);
  • Исламгәрәй I (1532 ел);
  • Сәхибгәрәй I (1532–1551 ел);
  • Дәүләтгәрәй I (1551–1577 ел); Мөхәммәдгәрәй II (1577–1584 ел);
  • Исламгәрәй II (1584–1588 ел);
  • Газигәрәй II (1588–1597 еллар, 1597–1608 еллар);
  • Фатихгәрәй I (1597 ел);
  • Сәламәтгәрәй I (1608–1610 еллар); Җанибәкгәрәй II (1610–1622 еллар, 1627–1635 еллар);
  • Мөхәммәдгәрәй III (1622–1627 еллар);
  • Инаетгәрәй (1635–1638 еллар);
  • Баһадиргәрәй (1638–1642 еллар);
  • Мөхәммәдгәрәй IV (1642–1644 еллар, 1654–1665 еллар);
  • Исламгәрәй III (1644–1654 еллар);
  • Гаделгәрәй (1665–1670 еллар);
  • Сәлимгәрәй I (1670–1677 еллар, 1684–1691 еллар, 1692–1698 еллар, 1702–1704 еллар);
  • Морадгәрәй (1677–1683 еллар);
  • Хаҗигәрәй II (1683–1684 еллар);
  • Сәгадәтгәрәй II (1691 ел);
  • Сафагәрәй (1691–1692 еллар);
  • Дәүләтгәрәй II (1698–1702 еллар, 1707–1713 еллар);
  • Газизгәрәй III (1704–1707 еллар);
  • Каплангәрәй I (1707 ел, 1713–1716 еллар, 1730–1736 еллар);
  • Карадәүләтгәрәй (1716–1717 еллар);
  • Сәгадәтгәрәй III (1717–1724 еллар);
  • Миңлегәрәй II (1724–1730 еллар, 1737–1739 еллар);
  • Фатихгәрәй II (1736–1737 еллар);
  • Сәлимгәрәй II (1743–1748);
  • Арслангәрәй (1748–1756 еллар, 1767 ел);
  • Максудгәрәй (1767–1768 еллар);
  • Хәлимгәрәй (1756–1758 еллар);
  • Кырымгәрәй (1758–1764 еллар, 1767–1769 еллар);
  • Сәлимгәрәй III (1764–1767 еллар, 1770–1771 еллар);
  • Дәүләтгәрәй III (1769–1770 еллар, 1775–1777 еллар); Каплангәрәй II (1770 ел), Максудгәрәй II (1771–1772 еллар); Сәхибгәрәй II (1772–1775 еллар), Шаһибгәрәй (1777–1783 еллар).