РУСЛАР, Россия Федерациясендәге көнчыгыш славяннар төркеменә караган иң күпсанлы халык. Туган телләре – рус теле. Башлыча, православие динен тоталар (988 елдан). Борынгы рус дәүләте җирлегендә XIII–XV йөзләрдә 3 төркемгә: белоруслар, украиннар һәм русларга бүленгән бердәм этносәяси берлек оеша. Төрле этник процесслар нәтиҗәсендә русларның төньяк, көньяк һәм урта этнотерриториаль төркемнәре барлыкка килә; Идел буендагы рус халкы урта төркемнең үзенчәлекле астөркеме буларак аерып күрсәтелә.
Хәзерге Татарстан территориясенә руслар, Идел-Балтыйк сәүдә юлы барлыкка килү нәтиҗәсендә, X йөздә килеп урнаша башлыйлар. Сәүдә-һөнәрчелек эшчәнлеге белән бәйле кечерәк төркемнәрнең төбәктә гомер кичерүе Ага-Базар, Биләр шәһәрлеге, Болгар шәһәрлеге, «Муром шәһәрчеге» археологик истәлекләрендә чагылыш таба. Русларның Урта Идел буендагы беренче торулыклары Алтын Урда чорына (XIII–XV йөзләр) карый. Казан ханлыгы чорында Идел һәм Чулман алдында беренче рус авыллары барлыкка килә. Идел буе Рус дәүләте тарафыннан яуланганнан соң, 1556 елдан русларны элеккеге Казан ханлыгы җирләренә күчереп утырту процессы башлана. Массачыл колонияләштерү Рус хөкүмәтенең сәясәтеннән риза булмаган җирле халыклар кузгалышлары тарафыннан өлешчә тоткарлана. Татарлар куылган җирләрдә рус авыллары барлыкка килә. Урта Идел буенда русларның саны шулай ук рус булмаган халыкларны христианлаштыру сәясәте һәм руслаштыру сәясәте уздырылу хисабына арта. Рус авыллары Чулман алды һәм Чулман аръягының эчкәре районнарында да, татар, чуаш, мордва авыллары янәшәсендә дә корыла. Алар, «рус» сыйфатламасы өстәлеп, еш кына күршедәге рус булмаган халык яшәгән авыл исемен алалар: Рус Янтыгы, Рус Әхмәте, Рус Исламы. Рус халкы санының кискен артуы Рус дәүләтенең көньякта чикләре киңәю һәм Иске Кама аръягы чик сызыгы, Яңа Кама аръягы чик сызыгы корылу белән бәйле. XX йөздә, халык хуҗалыгын индустрияләштерү, бөтенсоюз КАМАЗ, «Түбәнкаманефтехим» төзелеше чорларында, Татарстан территориясенә русларның яңа төркемнәре килеп төпләнә. Әмма бу чорда, Куйбышев сусаклагычын төзү вакытында җирләрнең су астында калуы сәбәпле, рус торак пунктларының саны кими.
Рус халкының төп шөгыле игенчелек була. Хуҗалыкта тимерчелек, балыкчылык, бакчачылык, йорт кәсепләре зур роль уйный, олаучылык, бигрәк тә ерак араларга йөкләр ташу белән шөгыльләнәләр. Казан губернасының төньяк районнарында урман кисү, сумала һәм дегет куу, күмер яндыру киң тарала.
Руслар аш-су әзерләгәндә күптөрле продуктлар һәм ысуллар кулланалар. Икмәк, камыр һәм ярма ризыклары, яшелчәләрдән бәрәңге, кәбестә, кыяр өстенлек итә. Азык-төлек сыйфатында һәм дәвалау максатында үсемлекләр һәм үләннәр (кычыткан, алабута, кузгалак, сәрдә, балтырган, әрекмән тамыры) файдаланыла. Шулай ук гөмбәләр кулланалар.
Төрле милләт вәкилләре, шул исәптән татарлар белән янәшә яшәү нәтиҗәсендә Идел буендагы руслар этномәдәни яктан үзгәрешләр кичерәләр, милли составлары буенча катлаулы һәм катнаш җәмәгатьләр оеша, аларда актив рәвештә үзара мәдәни кыйммәтләр, традиция һәм йола элементлары белән алмашу бара. Идел буенда яшәгән русларның йолалар даирәсенә татарларга хас спорт ярышлары, уеннар һәм бәйрәмнәр үтеп керә. Руслар үз чиратында Татарстанның төп халыкларының матди һәм рухи өлкәләренә зур этномәдәни йогынты ясыйлар.