НУРСОЛТАН БИКӘ (1446 ел, Нугай Урдасы–1519 ел, Бакчасарай шәһәре), Казан (1463–1479 еллар), Кырым (1486 елдан) ханбикәсе. Мангыт ыругыннан булган нугай бәге Тимер кызы. 1463 елда Казан ханы Хәлилгә кияүгә бирелә. Хәлил хан үлгәннән соң, аның тәхеткә утырган энесе Ибраһимның хатыны була: аңардан ике угыл – Мөхәммәдәмин һәм Габделлатыйф ханнарны тудыра. 1485 елдан соң, ягъни тәхет өчен барган көрәштә Мөхәммәдәмин икенче тапкыр тәхеттән төшерелгәч, Нурсолтан бикә Кырым ханы Миңлегәрәйгә кияүгә чыга һәм, Габделлатыйфны үзе белән алып, Бакчасарайга китә.
1494–1495 елларда Нурсолтан бикә 50 кешелек яраннар төркеме белән Согуд Гарәбстанына зур сәфәр кыла, Мәдинә, Мәккә, Мисырда була. Һәркайда зур хөрмәт белән кабул ителә. Мөселманнарның изге шәһәренә хаҗ кылганнан соң, «хаҗия» дип атала башлый, алга таба ул дипломатик язышуларда имзаларында шул дәрәҗәсен күрсәтә.
Кырым илчелек китабында Нурсолтан бикә Миңлегәрәй хан хатыннары арасында «олуг патшабикә» буларак искә алына; чибәрлеге, дәүләт эшләрендә, бигрәк тә Мәскәү бөек кенәзлеге белән аркадашлык мөнәсәбәтләрен саклауда катнашып зирәклек күрсәтүе Казан һәм Кырым ханлыклары арасында татулык мөнәсәбәтләре урнаштыру буенча зур көч куюы сәбәпле аның исеме Алтын Урда, Русь, Төркия, Якын Көнчыгыш илләрендә һәм Мисырда киң танылу ала.