ИБРАҺИМ ХАН (? – 1479 ел, Казан), Казан ханы (1467 елдан). Мәхмүд ханның улы. Тәхеткә Хәлил хан вафатыннан соң утыра, аның хатыны Нурсолтанга өйләнә. 1467–1469 елларда Рус дәүләте белән сугыша, Казанга яу белән килгәч, рус әсирләрен кайтарып бирүне, русларның Казан ханлыгы эшләренә тыкшынмавын шарт итеп куеп, Иван III белән солых төзи. Солых аңа үз хакимиятен ныгытырга һәм илнең эчке хәлләрен җайга салырга мөмкинлек бирә. 1478 елда Нократ һәм Югары Чулман төбәге өчен Рус дәүләте белән яңадан хәрби бәрелешләр була.