Тарих

БОЛГАР КУЛЬТУРАСЫ

БОЛГАР КУЛЬТУРАСЫ

БОЛГАР КУЛЬТУРАСЫ, Урта Идел һәм Чулман буенда VIII йөз–XIII йөзнең 30 нчы еллары арасындагы археологик культура. Беренче тапкыр XIX йөзнең 2 нче яртысында аерып күрсәтелә. Кушнаренко, Ломоватово, Полом, Салтау-Маяк археологик культуралары нигезендә VII–XIX йөзләрдә барлыкка килә. X йөзләрдә Идел буе Болгар дәүләтенең оешуы, шәһәрләр үсеп чыгу, ислам динен кабул итү сәбәпле, бердәм дәүләт мәдәнияте барлыкка килә.

Халкы игенчелек, терлекчелек, умартачылык, балыкчылык, аучылык, һөнәрчелек белән көн күрә. Анда металлургия (эш һәм сугыш кораллары: балталар, сука тимерләре, пычак, хәнҗәр, ук һәм сөңге очлыклары, кылычлар, ат дирбиясе табыла) һәм сәүдә (сәүдә кирәк-яраклары, тәңкә акча, Шәрекъ, Урта Азия, Русь һәм Көнбатыш Европа илләреннән китерелгән әйберләр) зур үсеш ала.

Болгар культурасы шәһәрләр, торулыкларның күп булуы белән үзенчәлекле. Аның территориясендә 200 дән артык шәһәр (Болгар, Биләр, Суар, Богдашкино, Алексеев, Балынгуз, Җүкәтау, Луково, Хулаш, Юлово) һәм 800 дән артык авыл урыны табыла. Болгарлар яшәгән торулыкларда археологик казу эшләре үткәргәндә агач, кирпеч һәм ак таштан төзелгән ярымземлянкалар, өйләр, мәчетләр, кәрвансарайлар, мунчалар, төрбәләр, һөнәрчелек остаханәләре калдыклары табыла. Шәһәрлекләрдә су үткәрү корылмалары, кала чикләрен ныгыткан балчык өемнәр, бүрәнә диварлар, Болгар чоры Казанының ак таштан корылган дивар калдыклары эзләре табыла.

Болгар культурасы керамикасы күп төрлелеге белән аерылып тора (кувшин, чүлмәк, җамаяклар, кружка, зур-зур хумнар). Мәетләр каберләргә күмелә, VII–IX йөзләргә нисбәтле каберлекләрдә мәҗүсиләр йоласы күзәтелә (төрле әйберләр, ат культы элементлары). X йөздән мөселманча җирләү тәртибе кертелә: мәет көнбатышка каратып, уң ягы белән салына, йөзе Мәккәгә таба каратыла, кабердә әйберләр табылмый.

Мәкаләдәге сылтамалар