Үтинкә сөркә колониясе – Татарстанның Буа районындагы табигать истәлеге. Ерак түгел урнашкан авыл (ташландык) исемен йөртә.
Сөркә-байбак – монда яши торган, авырлыгы 10 кг лы кимерүче дала хайваны. Сарырак соры төстә, озынлыгы 15 см дан узмаган кыска койрыклы булуы белән аерылып тора.
Сөркә колониясе зур булмаган (3км) ерымга урнашкан, аның төбеннән кечкенә инеш – Карлы елгасының сул кушылдыгы ага.
Урын дала үсемлекләренә бай. Кара туфракта 70 төргә якын үлән үсә. Язгы утчәчәк, дөя сеңере үләннәре очрый.
Байбактан башка бу урыннарда бүтән хайваннар да яши: кыр карчыгасы, һөд-һөд, ысылдавык аккош, тимгелле йомран, кыр тычканы.
Сөркә колониясе йөз елдан артык өйрәнелә. Шуның өстенә галимнәр аның мәйданы кимүен билгелиләр, бу туфракның дымлылыгы үзгәрү белән бәйледер, мөгаен.
Чыганаклар:
http://oopt.aari.ru/oopt/Утинская-сурковая-колония
https://tatarica.org/ru/razdely/priroda/ohrana-prirody/utinskaya-surkovaya-koloniya