1991 елда Татарстанның Спас районында аңа исемдәш табигать тыюлыгы бүленеп чыга. Шул ук елда Спас утравында урнашкан дала кара еланы колониясенең кыйммәте таныла. Ул – Россия территориясендәге иң төньяк колония.
1924 елда дала кара еланы Татарстанда беренче тапкыр табыла. Аны Идел тугаендагы Крестьян урманында күргәннәр. 1955–1950 елларда Куйбышев сусаклагычы тутырылганнан соң, кара еланнарның сыену урыны булып Малиновка утраулары кала.
1988 елда элекке Спас шәһәре территориясендә дала кара еланының тулы бер популяциясен күреп алалар.
Дала кара еланы үзенең озын гомерле булуы белән игътибарга лаек: ул кыргый табигатьтә 30 ел яшәргә мөмкин! Шул ук вакытта ирексезлектә елан 3-5 айдан да артык яшәмәячәк. Кара елан – бик яхшы аучы. Һөҗүм ясау өчен аңа бары 70 миллисекунд кына кирәк, шуңа күрә еланга якын килергә һәм аның игътибарын җәлеп итәргә кирәкми.
«Спас» тыюлыгында кара еланның берничә төрчәсе (ачык, караңгы төсләрдәге һәм юлбарыс төсендәге) яши. Биредә башка рептилияләр дә – бакыр кәлтә, гади тузбаш, җитез кәлтә – бар.
Чыганаклар:
http://www.myshared.ru/slide/861288/
https://www.interesnie-fakty.ru/zhivotnye/stepnaja-gadyuka/
http://oopt.aari.ru/oopt/Колония-степной-гадюки-Спасск-Спасская-колония-степной-гадюки